ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда — Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу


2013 елның 5 апрелендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда 2013 ел өчен Татарстанның дәрәҗәле премиясенә — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат булган иҗади шәхесләр белән очрашу узачак.
Билгеле булганча, быелгы кандидатлар арасында – рәссам Ильяс Айдаров, язучы Нәбирә Гыйматдинова, шагыйрә, язучы Клара Булатова, Г.Камал исемендәне Татар дәүләт академия театры артисткасы Гайнуллина Алсу Әскәр кызы, декоратив-гамәли сәнгать остасы Софья Кузьминых, җырчы Гөлзада Сафиуллина, композитор Шамил Тимербулатов, шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева бар.
Габдулла Тукай музеенда лауреатлар, һәм дә премиягә кандидатлар белән очрашулар ел саен шулай оештырылып тора. Бу юлы киң катлам җәмәгатьчелек каршында үзләре турында чыгыш ясарга Гөлзада ханым, Алсу Гайнуллина, Шамил Тимербулатов һәм Розалина Шаһиева килер дип көтелә. Әлеге мәдәни чара 14.00 сәгатьтә башлана.
Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты каршындагы комиссия традиция буенча Тукай премиясенең чираттагы лауреатлары исемнәрен күренекле татар шагыйренең туган көнендә — 26 апрельдә игълан итәчәк.


Комментарий язарга


*