ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Яңа ел


Казанның Габдулла Тукай әдәби музее яңа ел бәйрәмнәре чорында һәм, гомумән, 2014 елның беренче аенда балаларны һәм өлкәннәрне музейга кунакка чакыра. Музейда төрле бәйрәм чаралары, әдәби-музыкаль кичәләр һәм иҗади очрашулар үтәчәк.
3 гыйнварда Г.Тукай музеенда балалар өчен Яңа ел чыршысы оештырылачак. Музейга килгән сабыйларны Шүрәле һәм Кыш бабай каршы алачак.
8 гыйнварда (14.00 сәг.) «Язучылар йортында чыршы» әдәби-музыкаль кичәсе булачак.
8 гыйнварда — «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы 105 еллыгына багышланган күргәзмә кысаларында музей чарасы.
15 гыйнварда (18.00 сәг.) — «Кичәге турында — бүген» әдәби-музыкаль кичәсе.
29 гыйнварда (14.00 сәг.) — Язучы-фронтовик Ф.Яруллин 90 еллыгы уңаеннан «Бөтнек исе» исемле әдәби-музыкаль кичә.
31 гыйнварда (14.00 сәг.) — композитор Ф.Яруллин 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Шулай ук заявкалар буенча Г.Тукай музеенда «Шамил йорты серен ач», «Сезне «Мияубикә» чакыра», «Шүрәле туган көне», «Дуслар — китаплар» кебек музей дәресләре һәм экскурсияләр уздырылачак.  


 

Комментарий язарга


*