ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәй Хәсәнине искә алдылар

Фото: Зилә Мөбәрәкшина, Tatar-inform.tatarФото: Зилә Мөбәрәкшина, Tatar-inform.tatar

24 ноябрьдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның чордашлары, фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның хатыны – журналист, «Аң» (1912-1918) журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына багышланган «Хәсәниләр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Мәгълүм булганча, Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Габдулла Тукайның якын дуслары була. Тукай еш кына Хәсәниләрнең өйләренә һәм дачасына килеп йөргән. Аларның 1912 елның 15 декабрендә беренче тапкыр дөнья күргән иҗтимагый-сәяси юнәлешле «Аң» журналын чыгарудагы хезмәттәшлеге аерым игътибарга лаек. Басманың беренче санында Тукайның«Аң» шигыре урнаштырыла. Журналның баш мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни, җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәния була.

Музейда оештырылган кичәдә филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина Хәсәниләрнең татар халкына хезмәт итүләре турында сөйләде. Ул Әхмәтгәрәй Хәсәнинең Олы Әтнә авылында дөньяга килүен, ә Әхмәтгәрәйгә – алты, бертуган энесе Барига дүрт яшь вакытта әтиләре Сибгатулла Казанга күчеп килеп, сату-алу эше белән шөгыльләнә башлавын искә алды. «Сибгатулла, шулай ук, хәйриячелек белән шөгыльләнә торган Казан бае була. Ул ике баласына да төпле белем бирергә тырыша. «Сез мине алыштырырсыз, Казанның иң зур сәүдәгәрләре булырсыз, күп телләрне өйрәнеп, чит илләр белән сәүдә итәрсез», – дип әйтеп үстерә», – диде галимә.

Дания Заһидуллина сөйләгәнчә, Әхмәтгәрәй белән Бари Хәсәниләр рус, немец һәм француз телләрен дә яхшы белгән. Әхмәтгәрәй Хәсәни 1903 елда Казанның мануфактура белән сәүдә итүче Ногман Габделкәримовның кызы Зәйнәпкә өйләнә. Ул да Казандагы «Халидия» мәдрәсәсенең хатын-кызлар классында белем алган, рус һәм башка телләрне белгән.

«Яшь гаилә милләткә хезмәт итү теләге белән янып яши. 1905 елдагы революциядән соң беренче мөмкинлек булуга, Әхмәтгәрәй Хәсәни «Гасыр» нәшриятын оештырып җибәрә. Ул затлы, сыйфатлы китаплар чыгара. Нәшриятны акча эшләү урыны итеп түгел, ә бәлки, халыкка аң-белем тарату урыны итеп карый, дип яза галим Әбрар Кәримуллин. Хәсәниләр гомер буе белем алуларын дәвам иткән, китаптан аерылмаган», – диде Дания Заһидуллина.

 

24.11.2023. Зилә Мөбәрәкшина, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*