ТАТ РУС ENG

Тукай образы – сәхнәдә


Габдулла Тукай музеенда театр әһелләре белән очрашулар оештыру күркәм традициягә әйләнде. Чөнки театр милләтебезнең йөзен күрсәтүче мөһим чара булып тора.

Габдулла Тукайның да тормышы, иҗаты театр сәнгате белән тыгыз бәйләнгән. Музей тамашачылары мондый очрашуларны көтеп ала. Шундый кызыклы кичәләрнең чираттагысы — 2013 елның 27 мартында Халыкара театр көненә багышлана. “Тукай образы – сәхнәдә” дип исемләнгән бу кичәне киң җәмәгатьчелек бик теләп кабул итәр, мөгаен, дип белдерә музейчылар үзләре.

Тукай татар театрының киләчәгенә зур өметләр баглап яши. Казанга кайту белән “Сәйяр” труппасы артистлары белән якыннан аралаша. Аның Казанга кайткач та иҗат иткән тәүге шигырьләренең берсе театр турында була.

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә…

Габдулла Тукайның якты образына күп кенә язучыларыбыз, шагыйрьләребез үзләренең әсәрләрендә әледән-әле мөрәҗәгать итә. Шагыйрь образын драма әсәрләрендә сурәтләүчеләрдән Әхмәт Фәйзи, Ибраһим Нуруллин һәм Туфан Миңнуллин исемнәрен атап китәргә мөмкин.

Тукай образы Г.Камал исемендәге театр сәхнәсенә өч тапкыр — 1939 елның 18 сентябрендә, 1961 елның 26 апрелендә һәм 1986 елның 26 апрелендә күтәрелә. Шуларның баштагы икесе Әхмәт Фәйзинең “Тукай” трагедиясенә нигезләнеп тормышка ашырыла. Беренче куелышта Тукай ролен актерлар Камал III һәм Ибраһим Гафуров башкарса, икенчесендә Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлап килүче талантлы актерлар Дамир Хәйруллин һәм Наил Дунай була. Бу — аларның диплом спектакле.

1986 елда бөек шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан театр Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” дигән пьесасын сәхнәләштерә. Анда Тукай образын Илдус Әхмәтҗанов һәм Рамил Төхфәтуллин башкара.

Музейда узачак кичәдә тамашачылар төрле театр сәхнәләрендә Тукай ролен башкарган артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Рамил Төхфәтуллин, Наил Дунаев белән очраша алачак. Кичәдә шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г.Камал Татар дәүләт академия театры фондларында сакланучы материалларга нигезләнгән видеоролик та тәкъдим ителәчәк.


Комментарий язарга


*