ТАТ РУС ENG

Тукай премиясе комиссиясе 2013 елга документлар кабул итүне тәмамлады

 


Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2013 елга премияләр алу өчен документлар кабул итүне тәмамлады.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел
саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле,
җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне
үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен
бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия
булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш.
Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң
яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә.

Тиздән Комиссия 2013 ел өчен премиягә дәгъва итүче кандидатлар исемлеген төзиячәк, алар арасыннан сайланган лауреатлар исә традиция буенча, 26 апрельдә — Габдулла Тукайның туган көнендә игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы исә 30 августта — Татарстан Республикасы көнендә Татарстан Президенты катнашында узачак.


Комментарий язарга


*