ТАТ РУС ENG

Тукай премиясе күләме ике тапкырга арттырылды

«Татар-информ» МА фотосы«Татар-информ» МА фотосы

Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләме ике тапкырга – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу турыдагы Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 22 апрелендә имзалады.

Мәгълүм булганча, әлеге дәүләт премиясе ел саен мәдәният, сәнгать һәм әдәбият әһелләренә яки коллективына бирелә. Бүләкләү тантанасы Габдулла Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә Казанда уза.

 

24.04.2023.

 

Комментарий язарга


*