ТАТ РУС ENG

Тукай премиясе лауреатларын котлыйбыз!

МИНКУЛЬт

 Тукай премиясе лауреатлары билгеле! Бүген шигырь бәйрәмендә ТР Премьер – министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев лауреатларны игълан итте дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Быел абруйлы Дәүләт премиясе Камал театры артисты Дания Нуруллинага, язучы Факил Сафинга һәм рәссам-график Григорий Эйдиновка тапшырылды. ТР Язучылар берлегенең Чаллы филиалы җитәкчесе Факил Сафин – «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте, Г.Камал исемендәге Татар академия театры артисткасы Фидания Нуруллинага да Гэрпинаның («Гөргөри кияүләре») һәм Айсылу («Миркәй һәм Айсылу») якты хатын-кыз сәхнә образлары өчен бирелде.

Ә Григорий Эйдинов югары исемгә «Нефть һәм вакыт», «Казан альбомы», «Татар әкияте дөньясы» һәм башка график серияләре өчен лаек булды.

Тукай премиясе лауреатларын кичке 18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ТР Президенты Р.Миңнеханов котлаячак.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фото ТР мәдәният министрлыгы сайтыннан

 

Комментарий язарга


*