ТАТ РУС ENG

Тукай премиясе тапшырылды


Ел саен 30 август – Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнендә татар башкаласында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары бүләкләнә. 2014 елның 30 августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле премияне 2014 ел лауреатларына – язучы Вахит Имамовка һәм рәссам Владимир Поповка тапшырды.

Әлеге тантаналы вакыйга, традиция буенча, Казан шәһәре үзәгендә — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узды. Бу кояшлы көндә чәчәк түтәлләренә күмелгән, фонтаннар уйнап торган театр мәйданында бәйрәм сәхнәсе гөрләде. Тамашачылар арасында түбәтәйле абзыйлар, калфаклы апайлар, төсле шарлар тоткан бала-чага күп иде. Гармуннарын күтәреп килгән Казан гармунчылары халык арасына чыгып, татар көйләрен уйнап биетте. Ә музыкант Роберт Гарипов гармунга битараф калмаган кешеләрне Казанның Химиклар мәдәният сараенда үзе җитәкләгән гармунчылар клубына осталык чарларга чакырды. Шул ук вакытта сәхнәдә республиканың халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның Фольклор музыка ансамбле җырчылары һәм биючеләре, танылган татар артистлары чыгыш ясады, Тукай шигырьләре яңгыратылды. Бәйрәм кунаклары арасында шушы көннәрдә Казанда үткән төрки телле әдәби журналлар форумында катнашучы Төркия, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Казахстан, Косово, Иран, Гыйрак илләре, Дагыстан, Башкортстан һәм Кырым төбәкләре әдәбиятчылары да бар иде.
Татарстанлыларны, башкала кунакларын бәйрәм белән тәбрик итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда республиканың социаль-икътисади тормышында булган мөһим вакыйгаларны искә алды. «Болар барысы — төбәкнең үсешен тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эшчәнлек алып баруның нәтиҗәсе», — дип ассызыклады Президент. Тукай премиясен исә ул мәдәният әһелләренә тапшырылучы, аларның хезмәтен бәяләүче иң югары бүләк дип атады.
Мәгълүм булганча, Г.Тукай бүләгенең 2014 елгы лауреатлары исемнәре Татарстан Президенты Указы нигезендә 26 апрельдә — шагыйрьнең туган көнендә оештырылучы Шигърият бәйрәмендә игълан ителгән иде. Ә менә премиянең истәлекле медален Президент үз куллары белән лауреатларның түшенә Республика көнендә такты. Быел «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен дәүләт бүләгенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең язучылар оешмасы рәисе, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире 60 яшьлек Вахит Имамов лаек булды. Документаль чыганакларга таянып, татар халкы тарихына багышланган әсәрләр язучы, бүгенге көндә 15ләп китап авторы Вахит Имамов бәйрәм сәхнәсендә лауреатларга сүз бирелгәч: «Язучы, туган халкы бәхетле булганда гына үзен бәхетле тоя. Халкым киләчәктә дә үзенең Тукай телен, мәдәниятен, әдәбиятын сакласын, бердәм гаилә булып яшәүдән туктамасын иде. Мин барысы өчен дә милләтемә рәхмәтле», – дип сөйләде ул.

Соңгы 25 елда көнчыгыш каллиграфия сәнгате үрнәгендә 500дән артык тугра һәм шамаилләр иҗат иткән 90 яшьлек рәссам, Татарстанның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан күпсанлы орден һәм медальләр белән кайткан Владимир Попов та татар җирендә үзенчәлекле хезмәтләренә зур игътибар бирелүенә рәхмәтләрен белдереп, аның иҗаты дөньяда тынычлык кыйммәтләрен тарату бурычын тотуы хакында әйтте.
Татарстанда татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе булдырылганга инде 56 ел. Бәйрәмдә элеккеге елларның лауреатлары — үткән чорларның мәшһүр шәхесләре дә искә алынды. Аларның иҗаты күптән инде татар мәдәнияте хәзинәсен тәшкил итә. Сәхнәдәге зур экранда 60нчы, 70нче, 80нче, 90нчы һәм 2000нче елларда Тукай бүләгенә лаек булган шәхесләрнең исемнәре һәм фотосурәтләре күрсәтелде. Татарстанның халык артистлары Геогрий Ибушев, Рөстәм Закиров, Резеда Галимова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Гөлнара Байназарова Тукай премисе лауреатлары исемнәрен йөрткән шагыйрь һәм композиторларның моңлы җырларын башкарды.

Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары


     

Комментарий язарга


*