ТАТ РУС ENG

Тукай премиясен тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узачак

Фото: © «Татар-информ», Владимир ВасильевФото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2024 елда Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү чарасы 26 апрельдә Казан Кремлендә үткәреләчәк. Дәүләт премиясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

«Без узган ел лауреатларны халыкка Казанда Шигырь бәйрәмендә тәкъдим иткән идек. Быел да алар Шигырь бәйрәменә кунак булып киләчәк һәм чыгыш ясаячак», – диде Татарстанда 26 апрель – Туган тел көнендә булачак мәдәни чараларга багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Башка елларда Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне уңаеннан Туган тел көненә багышланган тантана Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында оештырыла иде, быел анда булмый. Аның каравы, Казан циркында «Печән базарында» (6+) дип аталган милли программа тәкъдим ителәчәк. «Әлбәттә, бу эксперимент, ләкин безнең циркка йөрүче төп аудитория – балалар. Шуңа максатларыбызның берсе – балаларыбызны Тукай иҗатына багышланган  тамашага чакыру», – диде Дамир Натфуллин. Казан циркындагы тамаша 26 апрель көнне 11.30 сәгатьтә башлана. Аны тамаша кылырга татар зыялылары да чакырылачак.

26 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Казанның опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында традицион Шигырь бәйрәме башланачак. «Ул көнне тантаналы чаралар республикабыз Рәисе катнашында Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә. Шигырь бәйрәменең сценариесен Рүзәл Мөхәммәтшин язды», – дип мәдәни чаралар программасы белән таныштыруны дәвам итте ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова. «Соңгы елларда традициягә кергәнчә, Шигырь бәйрәмен шагыйрьләр алып барачак. Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре дә традицион шигырь бәйрәмен уздырачак», – дип сөйләде ул.

Шулай ук 24 апрельдә бер төркем язучыларның Татарстанның Балтач районына барып, Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зыярәт кылачагы, ә 27 апрельдә Арча районына кайтып, Тукайга багышланган чараларда катнашачагы да мәгълүм.

 

19.04.2024. Рузилә Мөхәммәтова, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*