ТАТ РУС ENG

Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу

 


2015 елның 2 апрелендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2015 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталаган очрашу кичәсе уздырыла.
Г.Тукай әдәби музеенда күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният әһелләре белән очрашулар, яңа китаплар белән танышу кичәләре, музей бәйрәмнәре, мастер-класслар үтә.
Март-апрель айларында Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде. Төрле елларда шагыйрьләрдән Зиннур Мансуров, Резеда Вәлиева, Клара Булатова һәм Флера Гыйззәтуллина, язучылар Марсель Галиев, Фатыйх Сибагатуллин һәм Вахит Имамов, рәссамнар Зөфәр Гимаев һәм Илгизәр Самакаев, каллиграф Владимир Попов, композитор Шамил Тимербулатов, музыкант Александр Сладковский, җырчылар Гөлзадә Сафиуллина, Фән Вәлиәхмәтов һәм Рафаил Ильясов, артистка Алсу Гайнуллина, сәнгать белгече Розалина Шаһиева белән очрашулар оештырылды.
Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге 1958 елның 10 апрелендә ТАССРның Министрлар Советы Указы белән бирелә башлый. Бүләк әдәбиятта, музыка һәм сынлы сәнгатьтә иң яхшы әсәрләр, оригиналь архитектура корылмалары авторларына бирелә. Тукай бүләген алучылар арасында шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, рәссамнар, скульпторлар, архитекторлар, режиссерлар, актерлар бар. Лауреат исеме ТР Президенты Указы белән Г.Тукай туган көнендә игълан ителә, ә лауреат билгесе һәм акачалата бүләк Республика көнендә тапшырыла.
Бүгенге көндә лауреатлар исемлегендә 183 шәхес һәм ике иҗади коллектив – Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле, Кол Шәриф мәчете проекты авторлары бар.
Тукай премиясенә 2015 елда кандидатлар итеп шагыйрьләр Клара Булатова, Ләбиб Лерон һәм Рафис Корбан, язучы Камил Кәримов, рәссам Ирина Колмогорцева, режиссер Илдар Матуров, дин белгече Харис Салихов, Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының «Алтын Урда» спектаклен куйган иҗат коллективы: Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Георгий Ковтун, Кристина Андреева, Михаил Тимаев тәкъдим ителде.
2 апрельдә Г.Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган соруларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, «Алтын Урда» спектакленнән өзекләр күрә, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак.

 

Г.Тукай әдәби музее


 

Комментарий язарга


*