ТАТ РУС ENG

Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

1b780b8c29ed06a576f76b2b48c25a38

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле. Комиссиягә 25 гариза килгән. Шулардан 19 кандидат премиягә дәгъва итә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгеле булды.

  1. Флера Гыйззәтуллина — «Яну дәверләрендә» (ТКН, 2013), «Вөҗдан үре — йөрәк түре» (ТКН, 2016) китаплары өчен;
  2. Ләбиб Лерон — «Җил көймәсе» («Мәгариф», 2009), «Әкиятче малай» (ТКН, 2016) китаплары өчен
  3. Николай Алешков — тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» (2015), «Дальние луга», избранная лирика (2017), «Мои поэмы» (2019), «Причастие», избранная лирика (2020) әсәрләр циклы өчен;
  4. Марат Кәбиров — «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен;
  5. Рашат Низамиев — «Уч төбендө-яшен» («На ладонях-молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен;
  6. Йолдыз Шәрапова — «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен;
  7. Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле — Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр;
  8. Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле — Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер;
  9. Әлмәт театрының «Кибет» спектакле — Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов;
  10. «Әлиф» берләшмәсе «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев;
  11. Анатолий Егоров — «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен;
  12. Кадим Җәмитов — татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен;
  13. Илһам Байтирәк — «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен;
  14. Риф Гатауллин — музыкаль җыентыклары өчен;
  15. Фаяз Хуҗин — тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен;
  16. Раилә Гарипова — татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен;
  17. Рифхәт Якупов — милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен;
  18. Елена Алексеева — «Казань. Кинематограф. Из века в век (1897–2014 гг. г.) китабы өчен;
  19. Фирдәвес Ханов — Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен.

Лауреатлар 26 апрель көнне билгеле булачак.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча

Комментарий язарга


*