2025 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде.
Татарстан Рәисе Указы белән 2025 елда дәүләт премиясенә лаек булды:
— язучы Рәниф Шәрипов («Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» һ.б. китаплары өчен);
— драматург Мансур Гыйләҗев («Словарь любви» җыентыгы, «Баскетболист», «Игезәк» һ.б. әсәрләре өчен);
— «Иакинф» балеты куелышы өчен Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллиннан торган авторлык коллективы;
— фотограф Рифхәт Якупов (Татарстанда фотосәнгатьне үстергән, «Сабантуй» фотоальбомы өчен).
26.04.2025.