ТАТ РУС ENG

Тукай премиясенең 55 еллыгына


2013 елның апрелендә Казанда Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль урамы, 33 нче йорт) “Сөй гомерне , сөй халыкны , сөй халыкның дөньясын” исемле күргәзмә ачылды. Ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелуына 55 ел тулуга багышлана.
Күргәзмәдә төрле елларда Тукай премиясенә лаек булган танылган татар язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары тәкъдим ителә. Алар арасында күренекле шагыйрьләр Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким, классикка әйләнгән язучылар — Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Атилла Расих, Ибраһим Сәлахов, замандашларыбыз – Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Рәдиф Гаташ, Ринат Мөхәммәдиев, Лена Шагыйрьҗан һәм башкалар бар.
Күргәзмә апрель азагына кадәр дәвам итәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*