ТАТ РУС ENG

Тукай рухын саклаган “Шамил йорты”

57348438

Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендәге “Шамил йорты”нда урнашкан.

Әүвәл беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты була бу. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. 1904 елда ире Мөхәммәтшәфинең вафатыннан соң, Бибимәрьямбану йортны сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка сатып, балалары белән Петербургка күченә. Танылган кондитер Вәлиулла Ибраһимов “Шамил йорты”нда да кәнфит җитештерү эшен оештырып җибәрә.
Соңрак чорларда йорт төрле максатларда файдаланыла. Музей ачылганчыга кадәр биредә коммуналь фатирларда утызга якын гаилә яшәве мәгълүм.
1984 елда “Шамил йорты”н Габдулла Тукайның әдәби музее карамагына тапшыралар. Ә тагын ике елдан, шагыйрь­нең тууына 100 ел тулган елны, музей ишекләрен ача.
Тукайның “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Тарихчы Булат Солтанбәковның әйтүенә караганда, 1890 еллар уртасында Мөхәммәтшәфи янына аның беренче хатыныннан туган улы Мөхәммәтзаһит килә торган булган. Зыялы, мәгърифәтле бу егет тиз арада татар яшьләренең мәхәббәтен яулаган. Беренчеләрдән булып мөселман хәйрия җәмгыяте, татар телендә спектакльләр куюны оештырган. Шул елларда “Шамил йорты”нда алдынгы карашлы татар яшьләре җыелуы, алар арасында Тукайның да булуы ихтимал.
Г.Тукайның тормышы вә иҗаты турындагы экспонатлар дүрт залга бүлеп урнаштырылган. Беренче залда бәләкәй Апушның үксез балачагы җанлы булып күз алдына баса. Икенчесе — булачак шагыйрьнең Уральскидагы тормышына багышланган. “Мотыйгыя” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил Төхвәтуллинның шәхси әйберләре, Газизә һәм Галиәсгар Госмановларның бай китапханәсеннән кайбер китаплар Тукай шәхес буларак җитлеккән мохитне тоярга мөмкинлек бирә. Экспозициянең Казан чорына багышланган өлешендә “Сәйяр” труппасының спектакльләре программаларын, аларга чакыру билетларын, Шәрык клубындагы музыка уен коралларын, Г.Тукайның дуслары Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Х.Ямашевларның шәхси әйберләрен күрергә мөмкин.
Күп булмаса да, музейда шагыйрьнең шәхси әйберләре дә саклана. Болар — 1908, 1912 елларда төшкән фотосурәтләре, кара вельвет тукымадан тегелгән түбәтәе, Петербургтан истәлек өчен алып кайткан тимер карандаш савыты, күпне күргән юл кәрҗине, беренче гонорарына Газизә апасына бүләккә сатып алган фаянс шкатулка, җиң каптырмалары.
Шагыйрьнең үлгәннән соң эшләнгән битлеге тетрәндерә. Аны күргәндә, легендага әйләнгәнче, Тукайның чып-чын кеше булганына, шагыйрь исеме белән бәйле героик пафос артында чын эш-гамәлләр торганына төшенәсең. Ә бүген Тукайны олылау сүздә генә калды. Аның бердәнбер әдәби музеен төзекләндереп, экспозицияне заманча югарылыкта үзгәртеп кормавыбыз да шуны искәртә. Казанлылар һәм башкала кунаклары шәһәр үзәгендәге Европа замокларыдай мәһабәт, серле музей бинасына яратып килсен өчен аз гына тырышлык кирәк, югыйсә. Хыял байлыгын да кушып, янындагы бакчасында шагыйрьнең әкият геройлары сыннарын бастырып, фонтан, кафе, кечкенә генә сәхнә корсаң, интерактив уеннар оештырсаң, биредә җәй буе яшьләр, бала-чага кайнап торыр иде. Гомумән, Иске Татар бистәсендәге Тукай эзләрен саклаган һәр сукмакны, һәр йортны кадерләп саклау мәслихәт.

Фоторәсемнең чыганагы: http://wikigogo.org/ru/15063/

Комментарий язарга


*