ТАТ РУС ENG

Тукай шигырьләрендә – туган тел аһәңе

Римма Дәминова,

Питрәчтәге 2 нче урта мәктәпнең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Габдулла Тукай үзенең туган телен сөйгән, яраткан. Кая гына барса да, туган җире, туган теле аны үзенә тартып, күңелендә яңгырап торган. Шулай булмаса, шигырьләре ничә буынның күңеленә үтеп керә алмас иде.

Мин үземнең язмамны Тукай шигыре белән юкка гына башлап җибәрмәдем. Ул үзенең аз гына гомерендә дә туган телен һәм шул тел аркылы халкын бөтен дөньяга ишетерлек итеп яңгырата, чиксез олы бер ярату белән дан җырлый.

Мин Тукай рухында тәрбияләндем. Аның бишек җырларын тыңлап үстем. Тукай әйткәнчә, газиз телемнең матур, аһәңле икәнен хәзер үзем һәрдаим балалар күңеленә сеңдерергә тырышам. Шулай булмыйча, мин бит саф ана телле авылда тәрбияләнеп үстем. Аның яңгырашы әниемнең бишек җырлары, аһәңе Тукай шигырьләре аша күңелемне яулады. Мин туган авылымның чишмәсе агышында да туган телемнең аһәңен ишетәм, барлык телләрдән дә аеруча артык күрәм. Бу аһәң бары тик туган тел аша гына кеше күңелен яулап ала. Туган телемне җан белән сөю ул –
телемнең матурлыгын, шул телдә яңгыраган әти-әниләрнең көр тавышын, балаларның саф авазын, халкымның күңелле җыр-такмакларын ишетү.

Халык педагогикасында балага бу олуг һәм изге хис ана сөте белән ана итәгендә бирелә диелә.
Халыкта «Ватан» төшенчәсе ана белән тиңләнә. Бу урында уртак-
лык – баланың анага һәм Ватанга тиңсез мәхәббәте. Бу хисләрнең минем күңелемдә шытып чыгуы, мул һәм бәрәкәтле үсентеләр бирүе, минем беренче шатлануларым да, куанычларым да, ләззәт хисләре кичерүем дә әнигә һәм туган телемә бәйле. Ватанпәрвәр дисәк, аның чишмә башы – ана һәм туган тел. Үзенең тиңсез җылысын һәм мәхәббәтен, телебезнең чиксез матурлыгын, аһәңен, серлелеген әниләр үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган тәрбиясе белән безнең җаныбызга, саф һәм пакь күңелебезгә салучы. Шуңа күрә «Ана» һәм «Туган тел» төшенчәләре минем яшәешемдә һәрвакыт янәшә булдылар. Мин дә үземнең балаларыма, укучыларыма бу хисне күңелләренә сеңдерә алдым. Һәр дәрес телебезгә, Тукаебызга дан җырлап башлана. Хәзерге көндә бу – бик актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Телне белү, аның белән дөрес эш итү – сүз байлыгына ия булу, кагыйдәләрне дөрес куллана белү дигән сүз. Без – укытучыларның тырышлыгы нәтиҗәсез түгел. Укучыларым туган телдә фикерләрен үтемле, төгәл, мавыктыргыч, тәэсирле итеп белдерә алалар. Алар рус мәктәбендә укуга карамастан, туган телебезне саф килеш саклау, аның грамматикасын тирәнтен өйрәнүгә игътибар итәләр, тырышалар. Татар теленнән олимпиадаларда, конференцияләрдә, конкурсларда катнашып, зур сынаулар аша узып, теләк-максатларына ирешеп, туган телнең өйдә сөйләшү теле генә булмавын, ә фәнни хезмәтләр яза торган бай, үзенчәлекле тел булуын дәлиллиләр. Алар рухи байлыкны киләчәккә илтүче яшь буын икәнлекләрен аңлыйлар, күңелләренә сеңдерәләр. Укучыларым телебезнең никадәр бай икәнен «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә катнашып дәлиллиләр. Аны энҗе бөртегедәй йөрәк түрендә сакларга кирәклеген беләләр. Горурланачак әле алар белән Ватаныбыз! Кеше үз телен камил белгәндә генә, үз милләте җылысын тойганда гына кадерле була һәм аны башка милләт кешеләре дә хөрмәт итә. Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы, дип халкыбыз белми әйтмәгән шул. Туган ягымда туган телемнең яңгыравы күңелемә искиткеч рәхәтлек бирә. Бу өлкәдә тырышлык куйган галимнәргә, күренекле шәхесләребезгә мин рәхмәтлемен.

Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату Ватанга тугрылыкка, ата-ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рау-
шан көзгеседер. Чөнки бу җырулар аша халыкның күңел нечкәлеген, эчке кичерешләрен, нәрсә уйлаганын белеп буладыр», – дип яза Габдулла Тукай. Тукай хаклы, аеруча балада туган телгә мәхәббәт уятуда халкыбыз җырларының әһәмияте гаять зур. Аларны югалтмаска кирәк. Тукаебыз – моң-гүзәллекне, туган теленең байлыгын һәр буын кешесенә яраклаштыра алган татар халык шагыйрьләренең иң танылганы.

Без бүген бик бәхетле, чөнки безнең туган җиребез, туган телебез, җыр-моңнарыбыз, бөек Тукаебыз бар. Г. Тукайның милләтенә булган мәхәббәте, туган теленә хөрмәте, телнең бала тәрбияләүдә тоткан урынын билгели алуы бүгенге көндә милләтнең гимны булып әверелгән «Туган тел» шигырендә дә ачык чагыла. Яшьләрне Тукай кебек, «тормыш авырлыгына карамыйча, кыю рәвештә, каһарманнарча татар халкының якты киләчәге өчен көрәшкә әзерләү – Тукай дәресләренең төп бурычы», – дип яза Г. Исхакый.

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның, милләтне савык-
тыруның бердәнбер юлы телне саклау икәнен барыбыз да аңлый. Тел сакланса, милләт саклана. Туган телебез – мул сүзлек хәзинәсе, һәр тарафтан гаять бай, тирән мираска ия булган тел. Аның чал тарихлы, даими тулыланып, үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты барлыгын балалар бик яхшы беләләр. Алар туган тел аша халкыбызның милли мәдәниятен, рухи дөньясын ихтирам итәргә, яратырга өйрәнәләр.

Яңгыравыклы көлү тавышлары, кошлар тавышы, елга агышы, чишмә чылтыравы, урман шавы белән кушылып, сихри бер моң, аһәң тудыра. Туган тел моңы! Бу моң кешене гомере буе озатып йөри. Юкка гына әдипләребез туган тел темасына иҗат итмәгән, халкыбыз җырламаган бит. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел –үзенең туган теле. Аннан да изгерәк, кадерлерәк, гүзәлрәк тел дөньяда юк ул!

Безгә тәрбия татар телендә Тукай рухы белән иңдерелгән. Балаларда уңай геройларга охшау теләге искиткеч көчле. Г. Тукай шигырьләренең тәрбияви асылы шунда. Милләт һәм туган тел өчен борчылган, җан аткан Тукаебызның олуг, саф рухи мирасы һәрвакытта безнең белән. Без аны, һичшиксез, киләчәк буынга тапшырачакбыз. Халык педагогикасы нигезендә сугарылып язылган шигырьләре аша салынган, изге куәткә ия булган әхлак орлыклары шытым бирде дип уйлыйм. Күренекле язучы Ә. Ерикәй әйткәнчә:

Иң матур, моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Безнең бурычыбыз – аның биргән җимешләре белән файдалана алу, аның биргән җимешләрен мөмкин кадәр киң иттереп тарату һәм тәрбиядә куллану. Ана теленә, әдәбиятка беренче өмет биргән шагыйрь иҗатының үлемсезлеге, яше-карты күңелендә халык шагыйре буларак буыннан-буынга күчәргә тиешлеге тагын бер кат расланды.

 

Комментарий язарга


*