ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Тукай теле сагында

tukay2-333x500

Равил  Фәйзерахман улы КӘРИМОВ,

Балык Бистәсе районы

Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы.

Педагогик эш стажы – 24 ел.

 

Җирдә миңа ни кирәк? –

Тукай, туган тел кирәк!

                                                                                        (Шәүкәт Галиев)

Татар тарихында бик борынгы заманнардан ук тел, милләт, мәдәният язмышы өчен көрәш һәрдаим беренче урында торган. Мин – тел белгече дә, галим-тарихчы да түгел. Барлык чорларда да бу көрәшнең ничек авыр, катлаулы юллар үтеп алып барылуын анализларга алына алмыйм. Бары үзем күргән, үзем белгәннәрне генә бәян итәргә теләвем.

Соңгы елларда тел язмышы, көн кадагына сугылып, тагын да әһәмиятле урын алды. Уйламыйча гына, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2021 ел  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителмәгәндер?! Бик хуп, бик мәслихәт, әлбәттә. Ләкин кулыма каләм алырга мине ул вакыйга түгел, ә үземнең яшьлек  елларымдагы тел, мәдәният, дини вазгыять өчен барган вакыйгалар агышы, хәтер сандыгымның кузгалуы этәрде.

1991 елда, картадагы гигант СССР дәүләте юкка чыккан елда, мин Казан дәүләт педагогика  институтында математика факультетының татар төркемендә белем эсти башладым. Асылда, ул төркемнәр татар мәктәпләре өчен математика, физика, информатика укытучыларын әзерләү максатыннан беренче тапкыр гына оештырылган иде. Шулай итеп, 60 – 70 татар егете һәм кызлары югары математика, физика,  информатика, аларны укыту методикаларын, педагогика нигезләрен үз ана телләрендә үзләштерү бәхетенә ирештек. Мин телгә алган факультетларда бу эш байтак еллар алып барылды. Нәкъ менә шул 90 нчы елларда, Татарстанның суверен дәүләт булып яшәп китүе өчен, бигрәк тә Казан, Чаллы  шәһәрләрендә милли-азатлык хәрәкәте көчәйде. Күп кенә митинглар, халык җыеннары, «Азатлык» дип сөрән салып, яшел байраклар «диңгезендә» үтте. Халык язмышы, тел язмышы, дәүләтчелек өчен аяусыз көрәш барды. Бу вакыйгаларның да азмы-күпме тәэсире булмый калмагандыр. Татарстан суверенлык статусы алып, беренче Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зирәк, төпле акылы ярдәмендә, Мәскәү белән ике арада кулай Шартнамә төзелде. Нәкъ менә шул вакытлардан башлап  Татарстанда, телебезне генә түгел, динебезне дә саклау, үстерү мәсьәләсе алгы планга басып, күтәрелеш чоры башланды дип уйлыйм.   Халкыбыз, ике дәүләт теленә ия булып, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, мәдәниятебезне үстерү юлында эшен дәвам иттерде. Без дә, университетның беренче карлыгачлары булып, кулыбызга югары белемебезне раслаучы дипломнарыбызны алып, республикабызның шәһәр-авылларына мәгърифәт орлыкларын чәчәргә таралыштык. Һәм хәзерге вакытта да үз һөнәребезгә тугры калып, бик күбебез мәгърифәт юлындагы эшләребезне дәвам итәбез.

Шулай итеп, соңгы 25 – 30 елга гына күз салсак та, туган телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклау өчен нинди көрәш баруын, ни дәрәҗәдә зур эшләр башкарылуын күрербез. Әлеге көрәш ул һәрвакыт булган, булды һәм булачак!

Әлеге көрәштә мин, өч улымның әтисе, математика укытучысы буларак, нәрсәләр эшләдем, эшлим һәм эшли алачакмын соң?! Туган телем – татар теленә, аның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә ихтирам миндә әби-бабай, әти-әни йогынтысында гаиләдә үк тәрбияләнде. Мәктәптә уку елларында туган телемә, аның әдәбиятына карата булган мәхәббәт, фән укытучыларым, бигрәк тә инде татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнзилә Гыйльфан кызы Имамиева, Гөлнур Кәбирҗан кызы Әхмәдуллина-Архипова дәресләрендә формалашты. Шуның нәтиҗәсендә бик күпләгән матур әдәбият әсәрләре укылды, ул эшне хәзер дә дәвам итәм. Гаиләбездә хәзер дә китап укуга, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, аларны алга таба да буыннан-буынга күчерү өстендә эш алып барыла. Үзем чирек гасырга якын районыбызның берничә милли мәктәбендә мәктәп директоры вазифаларын башкарып, математика дәресләрен укыттым, ә хәзер хезмәт юлымны туган авылымда математика укытучысы булып дәвам иттерәм. Бу вакытларда әлеге юнәлештә һәрдаим эш алып барылды дип ныклап торып әйтә алам. Математика фәнен, дәресләрен коры, кызыксыз дияргә яраталар. Ләкин математика дәресләрендә дә туган телебезне саклау эшен алып барып була. Моның өчен, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып, мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр аша математик  күнегүләр, сәламәтлек минутларын оештыра белергә, туган телебездә телдән тулы җавап алырга ирешергә генә кирәк. Фән атналыклары, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашу да туган телебезне фәнни дәрәҗәгә җиткерүдә алшарт булып тора. Милли мәктәпләрдә белем алу белем сыйфаты начарлануга китерә дигән  сүз – сафсата. Күпме галимнәребез, күренекле кешеләр – туган телебездә белем алган кешеләр.

Туган телебезгә булган мәхәббәтемне хәзер дә раслап киләм. Соңгы берничә ел дәвамында оештырылган «Татарча диктант» акциясендә бик теләп катнашам. Быел бу акциядә, гомумән, бөтен гаиләбез белән катнаштык дисәм дә була, хәләл җефетем – татар теле һәм әдәбияты укытучысы – диктантны яздыручы булса, әни, үзем һәм ике улым диктант язучылар булдык. Шулай ук «Татар сүзе» бәйгесендә кечкенә улыбыз Камил белән шигырьне сәнгатьле уку буенча видеороликлар җибәрдек. Татар телевизион тапшыруларын гаилә белән җыелып карап барырга тырышабыз. Гомумән, татарча телевизион тапшыруларның күптөрлелеге, эчтәлеге тирәнәю, көннән-көн арта, «Шаян ТВ» үзе генә дә  балаларга күпме сөенеч-куаныч алып килде. Инстаграм  челтәрен дә үз итәбез, татар блогерларының битләре белән танышып барабыз, аралашабыз…

Әйтәсе килгән сүзем шул: һәр милли мәктәп, һәр татар гаиләсе, һәр татар кешесе үз телен, мәдәниятен, динен саклауга үз өлешен кертсә, туган телебез дә, милләтебез дә, мәдәниятебез дә юкка чыкмас. Татарстаныбыз, чын милли республика булып, чәчәк атуын дәвам итәр!

 

 

Комментарий язарга


*