ТАТ РУС ENG

Тукай туган көндә Алабугада һәйкәл ачылачак

 


2013 елның апрелендә Татарстанның Алабуга шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Районның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Фролов сүзләренчә, һәйкәлдә башына түбәтәй кигән Тукай бөтен буена сурәтләнәчәк, янәшәсендә аның әкиятләре геройлары булачак. “Тукайның йөзендә — тыйнак караш һәм мәңгелек яшьлек, чөнки бит ул бик иртә, 27 яшьтә дөньядан киткән. Алабуга халкы Тукай һәйкәлен шулай күрәчәк”, — дип сөйли Николай Фролов.

Бронзадан коелачак һәйкәлнең авторы – Мәскәү сынчысы Владимир Демченко. Әйтергә кирәк, шәһәрдәге һәйкәлләрнең 90 проценты – аның кул эше. 12 миллион сумга бәяләнгән яңа проектка килгәндә, һәйкәл куелачак мәйданда Тукай бакчасы корылачак. Ул Алабуганың 1 нче мәктәбе каршында урнашачак.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*