ТАТ РУС ENG

Тукай туграсы — Нәҗип Нәккаш күргәзмәсендә


Казанның Кол Шәриф мәчетендә танылган каллиграф Нәҗип Нәккашның “Энҗеләр тезәр чаклар” күргәзмәсе 2012 елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

“Каллиграфия – мәңгелек хакыйкатьләргә төшенү юлы” исемле арт–проекты кысаларында оештырылган әлеге күргәзмә 2012 елның 28 июнендә ачылган иде. Анда Нәҗип Нәккашның төрле техникада ясалган шамаилләре, каллиграфик композицияләре, шәхси тугралары урын алган. Аның барлык композицияләре бигрәк тә татар милли бизәлеше белән игътибарны җәлеп итә.

Ш.Абдюшев фотолары

Нәҗип Нәккаш ясаган татар шагыйре Габдулла Тукай туграсы инде электән күпләргә таныш. Казанның Болак урамындагы сәгатьне ясаганда да сынчы Игорь Башмаков каллиграфик язулар белән бизәргә сорагач, Нәҗип Нәккаш анда сәгать саннарыннан тыш, Тукайның шигырьләреннән дә кайбер юлларны кертте.
Кол Шәрифтә үтүче күргәзмәдә Нәҗип Нәккашның Тукайга һәм аның әсәрләренә багышланган башка шамаилләрен дә күрергә мөмкин.


 

Комментарий язарга


*