ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган чаралар Европада дәвам итә


2011 ел — Тукай елы тәмамланса да, Тукайга багышланган чаралар 2012 елда да дәвам итә. Быел гыйнвар азагында Казанның К.Тинчурин исемендәге театры Бельгиягә иҗади сәфәр кылырга җыена. Әлеге сәфәр нәкъ менә бөек шагыйребез хөрмәтенә оештырыла да инде.

Тинчуринлыларның бу Европага, аерым алганда Брюссельгә, беренче гастрольләре. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Сөй гомерне!” исемле лирик сәхнә әсәрен Европа Берлеге башкаласында рус теленә тәрҗемә кылып башкарачаклар. “Сөй гомерне!” спектаклендә театрның биш талантлы яшь актеры уйный.

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, К.Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән музыкаль, шигъри композиция киң катлам тамашачыда күптән инде зур кызыксыну һәм соклану уятты. Лия Вильданова, Резидә Сәләхова, Артем Пискунов, Ильфак Хафизов һәм Булат Зиннәтуллин – болар барысы да Рәшит Заһидуллинның укучылары.

Тукай иҗатына багышланган cәхнә әсәре 2012 елның 21 гыйнварында Рус үзәгендә (Россотрудничество) тәкъдим ителәчәк. Ә икенче көнне Малин шәһәрендә татар диаспорасы белән очрашу вакытында Казан артистлары концерт куячак. Сәфәр әле моның белән генә тәмамланмый, «Tatars in Belgium» оешмасының рәисе Лилия Вәлиева хәбәр иткәнчә, татар артистларын Европа кануннары буенча каршы алачаклар. Алар өчен махсус экскурсияләр оештыру да каралган.

Үзенчәлекле сәфәрне Россиянең Бельгиядәге илчелеге, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм “Бельгиядәге татарлар” берлеге тормышка ашыра.

intertat.ru


Комментарий язарга


*