ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган милли театраль-цирклы спектакль куела

© Илнар Төхбәтов фотосы / ИА Татар-информ© Илнар Төхбәтов фотосы / ИА Татар-информ

Казан дәүләт циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль әзерли. Премьера Татарстанда Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан «Печән базарында» дип исемләнгән тәүге милли театраль-цирклы спектакль 10 көн дәвамында Казан циркында күрсәтеләчәк. Аны 16 мең тамашачы карый алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге.

Спектакльне «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм театр режиссеры Илгиз Зәйниев, Г.Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов, композитор Марат Әхмәтшин, шагыйрә  Резеда Зәйниева катнашындагы иҗат төркеме әзерли.

Спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан җырчылары, биючеләре һәм драма артистлары катнаша. Шулай ук Балалар цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, шул исәптән цирк артистларының Франциядә узган Халыкара фестиваленең көмеш лауреатлары да җәлеп ителә.

Спектакльнең сюжеты Габдулла Тукайның «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасына нигезләнгән. Аны язганда шагыйрь үзе дә кызыклы вакыйгаларга һәм маҗараларга очрый. «Без шагыйребезне цирк йокысына талдырабыз. Ул анда үзе иҗат иткән барлык персонажлар белән очрашачак. Минем өчен бу иҗат кешесенең куркулары һәм бай күзаллаулары турындагы фэнтезилы тарих. Без автор тудырган образларны цирк сәнгате белән бәйләргә һәм XX гасырда Казандагы атмосфераны тоярга тырыштык. Бу гаҗәеп кызыклы», – диде спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

Төп рольне – Габдулла Тукай ролен «Алтын битлек» лауреаты, биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г.Камал театрының талантлы актеры Артур Шәйдуллин уйный. Тукайның сөеклесе Зәйтүнә ролендә – Татарстанның атказанган артисты, «Россиянең көмеш тавыш» иясе Эльмира Кәлимуллина.

Спектакль татар телендә бара. Рус теленә синхрон тәрҗемә булыр дип планлаштырыла. Яшь чикләве 0+.

«Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль Казан циркында 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк.

 

25.03.2024. Рузилә Мөхәммәтова, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*