ТАТ РУС ENG

Тукайга багышлап

Мин, Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы,  1963 нче елның 31 нче декабрендә Минзәлә районы Әтрәкле авылында күпбалалы колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Башлангыч белемне Әтрәкле мәктәбендә алдым. 1974-1979 нчы елларда Татар Мөшегесе сигезьеллык мәктәбендә укыдым һәм Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем.

 1983 нче елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын туган мәктәбемдә өлкән  пионервожатый булып башладым. Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, бүгенгесе көндә Минзәлә районында урнашкан Кадетлар интернат мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Барлыгы 34 ел стажым бар,  шуның 17 елын татар теле укытуга багышладым.  Үз фәненне, һөнәремне бик яратам, укытучы булып эшләвем белән горурланам. Мәктәптә “Шигъри тәлгәшләр” түгәрәген алып барам. Иҗатка сәләте булган балаларга илһам бирәм, бик теләп ярдәм итәм. Гаиләмдә 1 кыз, 1 малай тәрбияләп үстердем, балаларымның икесе дә укытучы һөнәрен сайладылар. Икесе дә Минзәлә педагогия колледжын кызыл дипломга тәмамладылар. Ике баламның да үз гаиләсе бар, Минзәләдә яшиләр. Бүгенгесе көндә мин — дүрт оныгымның яраткан әбисе. Үзем бик теләп шигырьләр иҗат итәм һәм  иҗат җимешләремнең берничәсен   сезгә дә җибәрергә булдым.

 

Тукайга багышлап

Тукай шигырләрен укып

Телләребез ачылды.

Аның матур әсәрләре

Китап булып басылды.

“Туган телен”  барча халык

Бик яратып башкара.

Татар бәйрәмнәре хәзер

Шуның белән башлана.

Олылар да, нәниләр дә

Әкиятләрен укыйлар.

Су анасы, шүрәлеләр

Якын дус дип уйлыйлар.

Бүген үзем – укытучы.

Балаларны өйрәтәм.

Дәресләрдә “Туган телне”

Моңлы итеп көйләтәм.

Тукай елы килде быел

Димәк, Тукай үлемсез.

Аның даны гасырлардан

Гасырларга да күчсен!

Тукайны сагыну!

Кайтыр юлга чыктым, җәяү генә,

Барам атлап такыр юллардан.

“Пар ат”ларын җигеп, моңсу гына,

Килеп чыкты Тукай урманнан.

Утыр әйдә, җаным, арыгансын,

Ял итәрсең”.- диде уфтанып.

Чапкан үлән салган арбасына,

Кычыткан да кергән буталып.

Кәҗә белән сарык ач йөрмәсен”,-

Диеп Тукай сүзен башлады.

“Үз көннәрен ничек күрерләр соң,

Әби-бабалары ташлады.”

Мескеннәрне җәлләп, печән чапкан,

Урманнарда йөргән адашып.

“Шүрәледән качып котылдым”,- дип

 Дәвам итте сүзен юлдашым.

         Күбәләк тә чыккан каршысына,

            Җырлый-җырлый очкан кырларга.

           Алтын тарак тоткан “Су анасы”

           Судан чыккан аны тыңларга.

Күргән-белгәннәрен иҗат итеп,

             Балаларга язып калдырган.

             Шигырләрен сөйләп, тел ачылган,

             “Туган тел”е көйгә салынган.

Гасырлардан-гасырларга күчсен,

              Шигырләрең көйгә салынсын!

             Син үлмәден, Тукай, мәңге яшә,

             Халык сине һәрчак сагынсын!!

 

Комментарий язарга


*