ТАТ РУС ENG

Тукайга һәйкәл

 


Алабугада татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Әлеге тантаналы вакыйга 2014 елның 19 декабрендә узды. Мәскәү сынчылары Владимир Демченко белән Александр Головачев эскизлары буенча ясалган 3 метр биеклектәге Тукай һәйкәле Алабуга шәһәренең 1нче урта мәктәбе каршында урнаштырылды. Һәйкәлне кою, тирә-ягын төзекләндерү эшләре барысы 10 миллион сумга төште. 

Һәйкәл ачылышында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Разил Вәлиев, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Алабуга районы хакимияте башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты. Бу көнне шулай ук 1нче мәктәптә Г.Тукай иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция дә оештырылды.

 

elabuga-rt.ru


Комментарий язарга


*