ТАТ РУС ENG

Тукайга соклану

whatsapp-image-2018-02-26-at-08-33-52

Камилә АФОНИНА,
Казандагы 15 татар гимназиясе укучысы
Җитәкчесе: Дамирә Әхмәтҗанова, татар теле укытучысы

Тукайга соклану
Шигърияткә яңа сулыш булып,
Язгы чәчәк булып тугансың.
Кыска гына гомер эчләрендә
Нур сибүче кояш булгансың!
Горурланып, сиңа рәхмәт әйтә
Милләтемнең һәрбер баласы.
Халкың өчен янып-көю дәртен
Синнән алмый кемнән аласы?!
Һәрбер милли бәйрәмнәрдә безне
“Туган тел”нең моңы озата.
Синең каләм язган һәрбер җырың
Көч-канатлар куя, уйлата.
Япь-яшь Тукай! Нинди саллы иҗат –
Сине укып һәркем таң кала!
Иҗатыңны күздән кичергәндә
Минем күңелем итә тантана!
Тукай – бөек милләтешем диеп,
Горурлана татар кешесе.
Халкым күңеленә нур сибүче
Маяк булып мәңге яшәүче!

Комментарий язарга


*