ТАТ РУС ENG

Тукайны искә алу көне

 


15 апрель – Габдулла Тукайны (1886–1913) искә алу көне. Моннан 101 ел элек шушы көнне татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктаган. Ел саен бу көнне татар җәмәгатьчелеге Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында Тукай каберенә чәчәкләр куярга килә. 2014 елның 15 апрелендә дә күренекле язучылар һәм шагыйрьләр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре Тукайның үзеннән соң буыннарга калдырган иҗади мирасын искә алды.

Тукай кабере янында үткән җыенда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары – Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров чыгыш ясады. Харис хәзрәт Салихҗан Коръән аятъләре укыгач, барча җыелган кеше шагыйрь рухына атап, дога кылды, кабер ташына чәчәкләр салды.

Шагыйрь Разил Вәлиев инде ике елдан Тукайның тууына 130 ел тулу вакыйгасы көтелүен ассызыклап, шуңа кадәр, ниһаять, Тукайның академик басмасының барлык алты томы, Тукай энциклопедиясе дөнья күрер, һәм Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеена ремонт ясалыр дигән өметен җиткерде. 

Тукайны искә алу көнендә Казандагы Г.Тукай музеенда традиция буенча “Төп нөсхә көне” үтте. Анда Татарстан Милли музее, Милли архивы фондларында сакланган Тукайга кагылышлы ядкарьләр киң катлам җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде.

Лилия ГАДЕЛШИНА,
автор фотолары


 

Комментарий язарга


*