ТАТ РУС ENG

Тукайны яшьләр өйрәнә

Г.Тукайның Әдәби музеенда менә инде унбиш ел рәттән апрель аенда Тукай укулары оештырыла. Әлеге укулар татарның зур галимнәрен, укытучыларын үзенә җәлеп итә. Соңгы елларда шагыйрь иҗатын сөючеләргә «Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый», «Евразия мәдәнияты һәм Тукай», «Шагыйрь Г.Тукайның лирик шигыйрьләрендә жанр үзенчәлекләре», «Тукай һәм заман» темалары тәкъдим ителде.

Россиядә 2009 ел Яшьләр елы буларак уза. Шул форсаттан Тукай иҗаты буенча яшь эзләнүчеләргә игътибар күрсәтергә булдылар. Укуларның быелгысында доклад белән чыгыш ясаучылар арасында аеруча яшь буын вәкилләре булачак. Шунысы да куанычлы, чарада КДУ һәм ТДГПУ студентлары һәм аспирантларыннан тыш, Чаллы һәм Балтач укучылары да катнашачак.

Күркәм традиция буенча, Тукай укуларына Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, шәһәр вузлары һәм язучылар, музейларның фәнни хезмәткәрләре, Казан мәктәпләре укытучылары да җыела.


Комментарий язарга


*