ТАТ РУС ENG

Тукайның 130 еллыгына – энциклопедия


Татарстан галимнәре Габдулла Тукай энциклопедиясен шагыйрьнең 130 еллыгына әзерләп чыгарырга өметләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев сүзләренчә, Татарстан Хөкүмәте, ниһаять, Тукай энциклопедиясе өчен институтка акча бүлеп биргән. Хәзер галимнәр алдында моннан берничә ел элек туктап калган фәнни эшне яңадан дәвам итү һәм өстәмәрләр кертеп, аны тәмамлау бурычы тора.

Габдулла Тукайның тормышына, иҗатына һәм мирасына багышланган фәнни белешмә китап чыгару әһәмияте турында инде 90 нчы еллардан ук сөйлиләр. Тукай энциклопедиясе ул чакта 3 мең фәнни мәкаләдән торачак, дип килешенгән иде. Зөфәр Рәмиев сүзләренчә, хәзерге вакытта 1700ләп мәкалә әзер, әмма алар әле бер тапкыр да редакцияләнмәгән.

Филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев

Өстәвенә, шушы еллар эчендә Тукай белән бәйле күп кенә вакыйгалар булды – яңа һәйкәлләр ачылды, шагыйрьгә багышлап, яңа сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Болар турында мәгълүматлар шулай ук Тукай энциклопедиясенә кертелергә тиеш.

 

Лилия Гаделшина


Комментарий язарга


*