ТАТ РУС ENG

Тукайның 6 томлы яңа академик басмалары әзерләнә

 


Татарстанда татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886–1913) академик алты томлыгы нәшер ителә башлады. Шагыйрьнең 125 еллыгына — 2011 елда — 1 нче һәм 2 нче томнар дөнья күрде. Аларда Тукайның шигырьләре, поэмалары урын алды. Алдагы елларда Тукайның публицистик язмаларын, истәлекләрен һәм хатларын үз эченә алучы калган башка томнар да әзер булачак. Яңа академик басмаларны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзи. Шулай ук әлеге институт галимнәре Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын колачлаучы энциклопедия өстендә дә эш алып бара. 

1 и 2 тома нового академического шеститомника Тукая

Тукайның җыентыклары төрле елларда чыкканы бар, ә академик басмасы соңгы тапкыр 1985–1986 елларда биш томда басылган иде. Яңа алты томлыкны әзерләгәндә исә галимнәр күп кенә шигырьләргә совет чоры цензурасыннан узмаган юлларны һәм сүзләрне кайтарды, моңа кадәр бер җыентыкка да кертелмәгән шигырьләрне өстәде. Шулай ук шигырьләргә аңлатмалар язганда Тукай яшәгән чорга чынбарлык караштан чыгып бәя бирде. Китаплар Татарстан китап нәшриятында басылды.
Gabdullatukay.ru сайтында урын алган Габдулла Тукай шигырьләре яңа 6 томлыкның 1 нче һәм 2 нче томнарыннан алып куелды.

2011 елның 11 ноябрендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда Габдулла Тукай әсәрләренең яңа академик алты томлыгы 1 нче һәм 2 нче томнары тәкъдим ителүе вакыйгасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ>>>


 

Комментарий язарга


*