ТАТ РУС ENG

Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына” басмасы дөнья күрде


Төрки-татар дөньясында Габдулла Тукай исеме белән бәйле апрель аенда бөек шагыйребезнең “Аллаһ гыйшкы хакына” дип аталган яңа басмасы дөнья күрде, дип хәбәр итә «Татар–информ». Анда Габдулла Тукайның 1905 елдан алып гомер сәгате суккан 1913 елгача һәр елда язылган 62 шигыре чүпләп тупланган.

“Тукай кебек Аллаһыны зурлаган башка берәүне белмим. Зурлап кына да калмый әле, газиз халкына бәхет сорый. Шуңа да аның шигърияте үлемсез… Нәкъ менә бу китапка тупланганнары Коръән мәҗлесләрендә, мәчетләрдә вәгазь урынына сөйләнә”, — дип башлам битендә яза китапны төзеп бастыручы журналист һәм нашир Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт. Төрле елларда дөнья күргән басмаларда Тукай әсәрләреннән Аллаһы Тәгаләгә, дингә нисбәтле урыннар төшереп калдырылуын, шул рәвешле, Шагыйрь фикере тулысынча ачылып бетмәвен исәпкә алып, изге күңелле әлеге ханым, бу кимчелекне бетерү йөзеннән, әсәрләрне укучыга шушы китапчыкта Тукайча җиткергән.

Габдулла Тукайның күңеленең асылын, башкалар сурәтләгәнгә карамастан, бүгеннән торып аңларга омтылган, инде вафатына да гасырга якын вакыт узуга кармастан, һаман да тартып-җәлеп итеп торган татарның бөек улы белән әдәби-рухи югарылыкта аралашкан журналист Зиннур Мансуровның (ул “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты) “Тукай белән әңгәмәләр” циклыннан Шагыйрьнең рухи дөньясын ачкан өлеше дә басманың түренә урнаштырылган. Биредә шуны искәртү урынлыдыр: З.Мансуров, Тукайга нигезләнеп, Татар кодексы төзү белән мәшгуль.


Комментарий язарга


*