ТАТ РУС ENG

Тукайның әнисе каберенә чәчәкләр салдылар

 


Татарстанның Балтач районында ел саен апрель аенда “Тукай көннәре” Сасна Пүчинкәсе авылында Тукайның әнисе – Бибимәмдүдә каберенә чәчәкләр салудан башлана. Гомумән, районда очрашу үткәреләме, читтән кунаклар киләме, Тукай исемендәге хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән Нурулла Сәгъдиев аларны татар шагыйре Габдулла Тукайның Сасна Пүчинкәсендә җирләнгән әнисе каберенә алып килми калмый. 2014 елда да балтачлылар татар халкына бөек ул бүләк иткән Зиннәтулла кызы Бибимәмдүдә рухына дога кылды.

Шулай ук Бибимәмдүдә Тукаева каберенә Казаннан шагыйрьләр, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре дә кайтты. Кунаклар арасында Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, Марат Әмирханов, Шәмсия Җиһангирова, Наил Касыймов, Наилә Ахунова, Фатыйх Котлы, Гөлнур Корбанова, Булат Ибраһимов бар иде.

 
 
baltaci.ru


Комментарий язарга


*