ТАТ РУС ENG

Тукайның кабер ташы яңартылды


2011 елның 27 октябрендә Казандагы Иске Татар бистәсе зиратында татар шагыйре Габдулла Тукайның каберенә яңа таш куелды. Әлеге тантанада республиканың бик күп күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты. Тукай каберенә зыярат кылырга килүчеләр алдында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Ренат Харис, Лена Шагыйрьҗан, галим Азат Зыятдинов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы исеменнән мөхтәрәм артист Әсһәр Шакиров чыгыш ясады. 

 

“Бүген бик шатлыклы көн – сөекле Тукаебызның кабер урыны яңартылды. Татар шагыйренең исемен мәңгеләштерүгә кагылышлы тагын бер сөенечле хәбәр Казанга килеп иреште – тиздән Уфа шәһәрендә дә Габдулла Тукайга һәйкәл ачалар. Ел азагына кадәр Мәскәүдә Тукайга багышланган мәдәни чаралар уздырылачагы билгеле, шуның белән быелгы Тукай елына нокта куелыр дип уйлыйбыз. Тукай елы узып китү әле бөек татар улын оныту дигән сүз түгел, безнең моңа хакыбыз юк — Тукай мирасын танытуга алга таба да көч куячакбыз һәм аның каберенә баш ияргә килүебез дә соңгысы булмас”, — диде Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

“Төркиядә Тукай паркы ачу, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта Тукай һәйкәлен кую- төрки дөньга, татарга һәйкәл кую дигән сүз. Чит илләрдә Тукайны безгә караганда күбрәк хөрмәтлиләр. Һәр татар йортында Тукай китабы кадерле урында саклана. Тукайны дөньяга җиткерүне дәвам итәргә кирәк”, — дип сөйләде Рәзил Вәлиев Тукай кабере янында.

 

Галим Азат Зыятдинов сүзләре йөрәккә үтеп керерлек иде: “Тукайга игътибар арту шатлыклы хәл. Әмма татар үз-үзен күтәрә белми. Бүгенге көндә Казандагы Салих Сәйдәшев музей-йорты нинди хәлдә икәнен беләбез. Һади Такташны никадәр генә күтәрсәк тә, һаман да әле аңа һәйкәл куйганыбыз юк. Тукай, Сәйдәш, Урманчыларны истәлеген сакласак, татарның киләчәге һичшиксез булыр дип өметләнәм”.

“Җаваплы һәм авыр хезмәт башкарылды. Безнең алда Тукайның элеккеге кабер ташы кыяфәтен сакларга дигән максат куелган иде. Казанга ташны Карелиядән барып алып кайттым, ә кызыл ташны – Һиндстаннан, аларны күбесенчә кулдан эшкәртергә туры килде”, — дип сөйләде истәлек ташының авторы Дмитрий Кузнецов.

«Яңа кабер ташы дигәч, Тукайга бюст куярлар дип өметләнеп килгән идем”, — дип фикерләре белән уртаклашты Лена Шагыйрьҗан үз чиратында. 

 

Бөек Тукайның кабер ташын яңарту Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә башкарылган. Киләчәктә татар шагыйрьләре Мөдәррис Әгъләм белән Роберт Әхмәтҗанов каберләре дә лаеклы рәвеш алачак, дип ышандырды Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.


Алена НИЗАМОВА


Комментарий язарга


*