ТАТ РУС ENG

Тукайның Кырлайдагы музее 140 еллыгына ремонтланачак

Фотода: Татарстанның Арча районы Кырлай авылында Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МАФотода: Татарстанның Арча районы Кырлай авылында Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) 140 еллыгына Татарстанның Арча районы Кырлай авылында шагыйрьнең әдәби-мемориаль музей комплексында ремонт узар, юллар төзекләндерелер, Ия елгасы чистартылыр дип көтелә. Музей директоры Дамир Абдуллин эш планнары белән таныштырды.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукайның 140 еллыгын бөтенләй икенче форматта уздырырга дигән карарга килде. Кырлайда Тукай мемориаль музее янындагы Ия елгасы буйлап бер чакрым барсак, заманында ятим калган кечкенә Тукайны асрама алган Сәгъди абзый музей-йорты күренә. Ия елгасы чистартылып, Тукайның мемориаль музееннан Сәгъди абзый йортына кадәр яр буйлап тротуар ясалачак. Шунда ял итү урыннары да булачак. Проектка акча бүлеп бирелде, хәзер эшлисе генә калды», – диде Дамир Абдуллин.

Директор сүзләренчә, Сәгъди абзый музей-йорты да төзекләндереләчәк һәм Тукайның туган авылы – Кырлайдан ерак түгел урнашкан Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йортында да төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Фотода: Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы директоры Дамир Абдуллин. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы директоры Дамир Абдуллин. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Болардан тыш, Кырлай авылындагы Тукай мәйданында Язучылар аллеясы пәйда булачак. Анда күренекле татар язучыларының бюстлары урын алачак.

«Кырлайда 1956 елда Габдулла Тукайга бюст ачыла. Ул 1953 елда төзелгән мәктәп бинасы янында куела. Әле бу авылда Тукай музее булмаган вакытта, Казаннан язучылар кайтып, Тукайның туган көнен шунда уздырганнар. Хәзерге вакытта ул «Кыш бабай» резиденциясе территориясендә тора. Әлеге бюст киләчәктә Тукай мәйданына күчереләчәк. Барысы да Тукайның 140 еллыгына өлгертелергә тиеш», – диде Дамир Абдуллин.

Габдулла Тукайның тууына 140 ел 2026 елда тулачак.

 

19.04.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*