ТАТ РУС ENG

Тукайның шәхси әйберләре Казанга кайтты


Казанга Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Габдулла Тукайның тууына 125 ел булуга багышланган күргәзмә әйләнеп кайтты.

27 октябрьдә Татарстан Милли музеенда тәкъдим ителгән “Ашкынамын… мәңгелеккә” дип аталган бу күргәзмәдә татар шагыйре Габдулла Тукай кулы тигән ун экспонат бар — фотосурәтләр, китаплар, шагыйрьнең дуслары файдаланган язу-сызу әсбаплары беренче мәртәбә бер урында тупланган. Биредә артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп, язучы Фатих Әмирхан әйберләре белән беррәттән Тукайга нисбәтле картиналар, бюстлар урын алган.

Бөек татар улының юбилеена багышланган күргәзмәне ачу тантанасына татар зыялылары, Тукайның туганнары җыелды. “Тукай безне бөтен дөньяга таныта. Аны пропагандалап, без милләтне күтәрәбез. Тукай елында бөтен дөньяга татарның барлыгын күрсәтә алдык. Бу елны Тукайның 49 шигыре беренче тапкыр тәрҗемә ителде, алты телдә шагыйрьнең 20 шигыре басылып чыкты”, — дип Тукай елына нәтиҗәләр ясады Татарстан Язучылар берлеге рәисе, 2011 елда республиканың Габдулла Тукай исемен йөрткән дәрәҗәле дәүләт премиясенә лаек булган Илфак Ибраһимов.

“Чит илләрдә яшәүче татарлар белән очрашканда аларның өйләрендә иң түрдә Тукай сурәте эленеп торуын күреп шаккатам. Читтә Тукайны безгә караганда күбрәк хөрмәтлиләр, Финляндия, Төркия, Америка, Кытай шундыйлардан”, — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Разил Вәлиев күргәзмә ачылышында. Разил Вәлиев шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү һәм иҗатын таныту максатында Казанда Тукайның соңгы көннәре узган Клячкин хастаханәсендә музей оештыру һәм Татарстан Фәннәр академиясе карамагында Тукай иҗатын өйрәнү үзәген ачу – алда торган бурычлар булуын ассызыклады.

Күргәзмәгә “Ашкынамын… мәңгелеккә” дигән исем бирелүе очраклы түгел. “1913 елның язында Клячкин хастаханәсендә соңгы көннәре җитүен тоеп яткан шагыйрь “Ашкынамын мәңгелеккә” дигән әсәрен иҗат иткән. Габдулла Тукай газиз халкы күңелендә мәңгегә калачагын тойгандыр кебек”, — дип фаразлый күргәзмәне оештыручылардан берсе, Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музее директоры Рәмис Аймәт. Аның сүзләренә караганда, күргәзмәне туплаганда Тукай музейларыннан, Казандагы Горький музеннан, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан, төрле архивлардан материаллар җыйганда шагыйрьгә кагылышлы яңа фактлар ачылган, Тукайның шәхси әйберләре хакында билгеле булган мәгълүматларга кагылышлы хаталар төзәтелгән. Киләчәктә хаталарны төзәтүгә багышланган зур булмаган җыентык бастырып чыгару көтелә.

Туганлык җепләре Тукай нәселенә барып тоташкан Наилә Зәбирова-Шаповалова белән Риман Гыйлемханов та Казанда шундый бай эчтәлекле экспозиция тәкъдим ителүенә чиксез шатлыкларын белдерде. “Ашкынамын… мәңгелеккә” күргәзмәсе — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтарияте, Татарстан Републикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәренең Мәдәният департаменты һәм Татар милли-мәдәни мохтарияте химаясендә гамәлгә ашырылган музейара проектның йомгаклау өлеше.

Алена Низамова


Комментарий язарга


*