ТАТ РУС ENG

Тукайның Уфага килүенә 100 ел


Күптән түгел Уфа шәһәренең Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Уфага килүгә 100 ел тулуга багышланган шигърият кичәсе узды. Кичәне ачып, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов 1912 елда Габдулла Тукай ике тапкыр Уфага килүе, Мәҗит Гафури һәм башка башкорт язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашуы турында сөйләде. Шагыйрь Казаннан Уфага Самара аша поездда яңа стиль белән 30 апрель иртәсендә килеп төшә. Хәзерге Свердлов һәм Маркс урамнары чатында урнашкан “Сабах” кибетендә туктала. Берничә көннән Петербургка юл ала. Әмма дымлы һава аңа килешми һәм ул янә Уфага кайта. Биредәге табигать күркәм тоела шагыйрьгә.
Бәйрәмдә Башкортстан шагыйрьләре Әбделхак Игебаев, Кадим Аралбаев, Хәсән Назаров, Ирек Кинҗәбулатов, Йомабикә Ильясова, Марис Назиров, Халисә Мөдәрисова, Салават Рәхмәтулла, Рәдиф Тимершин, Риф Мифтахов, Дамир Шәрәфетдинов һәм башка бик күп әдипләр үзләренең шигырьләрен укыды. Кичәдә Татарстаннан кунак булып килгән Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Рәфис Корбанов, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, күренекле драматург Данил Салихов та катнашты. Ә Дагыстан кунагы – кумык телендә чыккан хатын-кызлар журналы мөхәррире Рухият Устарханова үз телендә ялкынлы чыгышы белән тамашачыларны таң калдырды. Ул бөек Тукай иҗатының татар, башкорт халкы өчен генә түгел, барлык төрки халыклар өчен дә чиксез зур әһәмияте турында сөйләде.
Кичә Башкорт дәүләт филармониясе артистлары һәм Башкорт дәүләт педагогика университетының филология факультеты татар теле бүлеге студентлары башкаруында музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.


Комментарий язарга


*