ТАТ РУС ENG

Тукайның Зәйтүнәсе Шәледә укыткан


Тукай белән Зәйтүнә мә­хәббәте булганмы? Бу хакта төрле фикерләр ишетергә туры килә. Кемдер Зәйтү­нәне шагыйрьнең шигырь­ләренә генә гашыйк булган ди. Язучы Рабит Батулла язган яңа «Зәйтүнәкәй» пьесасы ни турында икән?

Мәхәббәтнең фаҗигасе нәрсәдә?

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан һәрбер театр диярлек спектакль куйды, кичәләр әзерләде. Инде түгәрәк дата узып китте кебек, ә Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры яңа премьерага әзерләнә. Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте хакындагы «Зәйтү­нәкәй» спектаклен беренче тапкыр 2011 елның 28 октябрендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылы халкы карый алачак. Ни өчен нәкъ менә бу якта, анысы турында соңрак.

Яшь тамашачылар театры татар халкында тирән эз калдырган шәхесләр турында бик күп спектакльләр сәхнәләштерде инде. Баш режиссер Ренат Әюпов исә хәзер дә бу өлкәдә эзләнүен дә­вам итә. Бу юлы Рабит Батулладан Зәйтүнә һәм Тукай мәхәббәте турында әсәр язуын сораган.

Театр труппасы моннан биш ел элек «Печән базары» (Рабит Батулла әсәренә таянып эш­ләнгән) спектаклен сәхнәгә куйды. Монда Тукайның иҗаты панорама рәвешендә эшләнгән. Зәйтүнә белән шагыйрь мөнә­сәбәтенә тукталып кына кителә иде.

– Тукай мәхәббәтенең фаҗигасе нәрсәдән гыйбарәт, җавапсыз мәхәббәтнең асылы нәрсәдә, менә шул сорауларга җавап табарга кирәк иде безгә, – ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов. – Безне генә түгел, бу – тамашачыны кызыксындыра торган сорау. Алар Тукайның эчке кичерешләрен аңлап бетерә алмый. Шуңа күрә без бу теманы тирәнтен ачып бирергә булдык. Автор тарафыннан Зәйтүнә образында нәфис арттыру, берникадәр күпертү бар, әлбәттә.

Тукай Зәйтүнә белән өч тапкыр очраша һәм моннан ниндидер мәхәббәт геройлары ясау кирәк идеме, дияр кайберәүләр. Без һаман да аңлап бетерә алмаган шагыйрь образы күпкырлы. Тукай кечкенәдән әнисе, апалары, үги ана һәм хатын-кыз назыннан мәхрүм кала. Ул Зәй­түнәгә гашыйк була, шул ук вакытта мә­хәббәтне йөрәгеннән алып ташларга мәҗбүр. Чөнки аның бер тиен акчасы, яшәргә өе һәм сәламәтлеге юк. Шагыйрь, кызны бәхетсез итмәс өчен, үз-үзенә яра ясый.

Тукай образын ачу бу икенче спектакль белән тәмамланмаска да мөмкин, дигән фикер әйтте миңа Ренат Әюпов. Тагын өченче спектакль дә булырга мөмкин. «Без Тукайның тормыш картинасыннан бер мизгелне генә аерып алып, шул хакта сөйлибез. Ә шагыйрьнең иҗаты, тормышы укылып бетмәгән китап кебек», – ди режиссер.

Тукай орынып киткән кешеләр белән ни була?

Тукай образын яшь актер Рафил Галимуллин, Зәйтүнәне Алсу Шәмсетдинова башкара. Режиссерга төп геройларны эз­ләп баш ватасы булмаган. Икесе дә – җыр-моңга бай, бик талантлы актерлар. Әсәр автор тарафыннан мелодрама буларак язылган булса, режиссер аны музыкаль драма итеп үзгәрткән. «Әгәр артистның моңы бар икән, ул образ­ны төрле яклап ачарга сәләтле һәм ул ритмны тоя белә. Шуңа ми­нем төп геройларым берничә ел элек үк әзер иде, – ди Ренат әфән­­де. – Спектакльнең төп персонажы Зәйтүнә бит. Тукай турында күп сөйләнелде, ә шагыйрьнең терсәге орынып киткән кешеләр төрле вакыйгаларга тарый. Миңа шул шәхесләрнең язмышы кызыклы. Спектакльдә исә Тукай белән Зәй­түнәнең мә­хәббәте хакында гына сөйлә­нел­ми. Биредә мәхәб­бәт өчпочмагы хасил була. Әсәр үзәгенә Зәйтү­нәне яратып йөрү­че Кадыйр Рә­сүлов образы да килеп кушыла».

– «Зәйтүнәкәй» премьерасын беренче Шәле халкына күрсә­түнең сәбәбе үзегез шул яктан булганыгыз өчен түгелдер бит инде? – дип кызыксынам режиссердан.

– Төп сәбәп ул гына түгел. Зәйтүнә туташ дүрт ел Шәле мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан, – ди Ренат әфәнде. – Күпләр бу хакта белми. Ул укыткан кешеләр бүген дә авылда яши. Минем әниемне Зәйтүнә туташ укыткан, бүген дә аның дәресләрен яхшы хәтерли. Әлбәттә инде, минем яраткан мәктәбем дә бу. Тукай белән Зәйтүнәне Шәлегә кайтарасы килде.

Шәледән соң «Зәйтүнәкәй» спектакле әле яшь тамашачылар театрының үз бинасында тиз генә куелмаячак. Төрле биналарда, мәдәният сарайларында куярга исәп тоталар. Чөнки театрда ремонт бара, алай гына да түгел, бик салкын. Театр бинасына репетиция вакытында берничә минутка кереп чыкканда да, җелекләргә суык үтте. Ә актерларның салкыннан борыннары кып-кызыл булган хәтта. Бүген яшь тамашачылар театры нәкъ менә Тукай заманына әйләнеп кайткан кебек. Тырыша-тырмаша эшләп яткан бу «фанатлар» кайчан җылы, төзек театрда иҗат итәчәкләр, моңа инде ничә еллар буе җавап таба алмый интегәм.

Алсу Хәсәнова, vatantat.ru


Комментарий язарга


*