ТАТ РУС ENG

“Тылсымлы куллар” — музейда

 


2013 елның 6 июнендә Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда “Әйдәгез, дуслашыйк!” циклыннан “Тылсымлы куллар” — музейда” дип аталган очрашу үткәрелә. Ул музейның туган көненә багышлана.

Бөек шагыйрьнең әдәби музее 1986 елның 11 июнендә Татарстан башкаласы — Казанның Габдулла Тукай урамындагы 74 нче йортта ачыла. Музей быел 27 нче туган көнен каршыларга әзерләнә. Шушы бәйрәм уңаеннан оештырылачак чараларның тагын берсе — 5 июньдә булачак “Тукай энциклопедиясенә бер адым” дип аталган “Габдулла Тукай әсәрләре” сүзлек-белешмәлеген тәкъдим итү.

Балаларны һәм әти-әниләрне татар телендә басылучы газета-журналлар белән таныштырып баруны максат итеп куйган “Әйдәгез, дуслашыйк!” циклының беренче очрашуы “Тылсымлы куллар” журналына багышлана. Журнал битләрендә балаларга рухи тәрбия бирү, логик биремнәр ярдәмендә аларның интеллектуаль акыл эшчәнлеген үстерү, физик мөмкинлекләре чикле сабыйларның уңышларын чагылдыру, шулай ук аш-су серләре белән уртаклашу кебек темалар яктыртыла. Журнал, әле яшь булуына карамастан (беренче саны 2011 елның 20 июлендә дөнья күрә), үзенең уңышлары белән инде горурлана ала. Журнал 2011 елда “Яшьләр форумы-2011” конкурсының “Киләчәккә старт”, “Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея” конкурсының “Белем бирүдә инновацияләр” номинацияләрендә 1 урын алды, ә 2012 елда “Татар рухы һәм каләм” III Бөтенроссия бәйгесенең “Балалар өчен иң яхшы журналистик материал” номинациясендә җиңүгә иреште.

Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, викториналар үткәрү каралган. Очрашудан соң “Тылсымлы куллар” журналына язылу мөмкинлеге дә булачак.

Ә 7 июньдә музейда “Ачык ишекләр көне” узачак.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*