ТАТ РУС ENG

Удмуртиядә Тукай һәм Риза Шәфи иҗатына багышланган бәйге була

Freepik.com рәсемеFreepik.com рәсеме

Ижевскида Габдулла Тукайның туган көненә һәм шагыйрь Риза Шәфинең тууына 100 ел тулуга багышланган төбәкара балалар әдәби-музыкаль бәйгесе игълан ителде.

«Туган телем – иркә гөлем» дип аталган әлеге бәйгене Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татарларының Милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Бәйге «Сәнгатьле уку» (Риза Шәфи һәм җирле авторларның шигырен яки берәр әсәреннән өзек уку), «Әдәби-музыкаль композиция, сәхнә күренеше» (Габдулла Тукай әсәрләре, татар халык әкиятләре яки ирекле темага), «Көмеш каләм» («Укытучыма ачык хат», «Укытучыма әйтер сүзем бар», «Халкыбызның күңел бизәкләре» , «Туган телем — иркә гөлем», «Шушы яктан, шушы туфрактан без» темаларына иншалар) һәм «Риза Шәфи иҗатына багышланган рәсемнәр» кебек дүрт номинациядә үткәрелә.

Нигезләмә буенча, сәнгатьле уку бәйгесендә Удмуртия һәм Татарстанның 5-17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр иҗади коллективларына катнашырга тәкъдим ителә. Әдәби-музыкаль чыгышларның видеоязмаларын, шулай ук инша һәм рәсемнәрне 1 апрельгә кадәр оештыручыларга юлларга кирәк. Бүләкләү тантанасы апрельдә Гала-концертта булачак.

Белешмә. Шагыйрь Риза Шәфи (1923-2004) – тумышы белән Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылыннан. Ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында укый, Ульяновск хәрби училищесын һәм хәрби академияне тәмамлый. Утыз ел гомерен хәрби хезмәткә бирә. Хәрби хезмәттән киткәч иҗат белән шөгыльләнә башлый. 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Шагыйрь 2004 елда Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә вафат була. Удмуртиянең «Яңарыш» татар газетасы каршындагы әдәби иҗат берләшмәсе Риза Шәфи исемен йөртә.

 

07.03.2023.

Комментарий язарга


*