ТАТ РУС ENG

Уфада 127 Шүрәле күрсәтелә


Уфа сәнгать галереясендә 2012 елның 26 сентябрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан әзерләнгән “Шүрәле һәм мин” күргәзмәсе ачылачак.
Әлеге күргәзмә шагыйрьнең юбилее уңаеннан Татарстанның Сынлы сәнгать музее, Башкортстанның Заманча сәнгать музее, Мәскәүнең Мәрҗани фонды тарафыннан оештырылган иде. Анда Казан, Алабуга, Чаллы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Нефтекамск, Благовещенск, Омск рәссамнары катнашты. Барлыгы 300 дән артык Шүрәле рәсеме тәкъдим ителде.
Уфада бу экспозиция инде бишенче тапкыр куела. Ул моңа кадәр Татарстанда “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә, Мәскәү мәдәни үзәгендә, Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда, Мәскәүнең “Инжир” галереясендә күрсәтелде.
— Шүрәле образларын иҗат итү идеясе яңартылды, — дип сөйли проектның кураторы рәссам Васил Ханнанов. – Киләсе елда без Тукайның 127 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бөтен Россиядән 127 рәссам Шүрәле рәсемен ясады. Шагыйрьнең даны инде күптән Татарстаннан читкә таралган, Шүрәле дә Кырлай урамнарыннан чыгып дөнья буенча сәяхәт итә. Кайда Тукайны танысалар, шунда аның шәүләсе кебек Шүрәле пәйда була. Шулай елдан-ел яңа Шүрәлеләр туа. Төрле рәссамнар үзләренең иҗатларында шушы үлемсез образга мөрәҗәгать итә.

bashinform.ru


Комментарий язарга


*