ТАТ РУС ENG

Уфада Тукайга һәйкәл ачылачак


Башкортстанның Уфа шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Уфа хакимияте һәйкәлне шәһәрнең СССРга 50 ел урамында, «Нур» Уфа дәүләт татар театры бинасы каршында урнаштырырга кирәк дигән карар чыгарды.

Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тәкъдиме белән 2011 елның сентярь аенда бер төркем җирле татар һәм башкорт иҗади зыялылары Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать иткән иде. Мәдәният әһелләренең ачык хаты ул вакытта «Кызыл таң» республика газетасында басылып чыкты. Уфа хакимияте ясаган җавап белдерүен дә беренче булып 2011 елның 26 октябрь санында «Кызыл таң» хәбәр итте.


Комментарий язарга


*