ТАТ РУС ENG

Уфада Тукайның туган көнендә Шигърият бәйрәме узды

Фото – kiziltan.ruФото – kiziltan.ru

26 апрельдә Уфа шәһәренең «Нур» Татар дәүләт театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узды. Ул танылган татар шагыйренең 137 еллыгына багышланды.

Бәйрәм кунакларын Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева котлады. Башкортстан Фән һәм мәгариф министырлыгының идарә начальнигы Илдус Каһарманов Габдулла Тукайның иҗаты халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүен ассызыклады.

Мәйданда шагыйрьләр үз әсәрләрен укыды. «Нур» театры әзерләгән «Халкым дип янды минем гомерем…» әдәби-музыкаль программасында Уфа кунаклары – Башкортстан башкаласына гастрольләр белән килгән Татарстанның Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларының чыгыш ясавы бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде.

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынгач, бәйрәмгә килүчеләр «Туган тел» җырын башкарды. Аннан соң инде чара «Нур» театры сәхнәсендә дәвам итте. Анда «Тукай моңнары» фестиваль-конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү өлеше булды. Конкурсның оештыручылары әйтүенчә, быел 400дән артык эш кабул ителгән. Видеоязмалар Татарстаннан, Ульяновск, Төмән, Самара, Магнитогорск шәһәрләреннән килгән.

 

27.04.2023. Kiziltan.ru

Комментарий язарга


*