ТАТ РУС ENG

Укучылар арасында «Ядкярләрдә Тукай рухы» бәйгесе игълан ителде

Фото: Р.Гали /Татар-информ МАФото: Р.Гали /Татар-информ МА

Татарстан Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучылары арасында «Ядкярләрдә Тукай рухы» Бөтенроссия әдәби бәйгесен игълан итте.

ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, укучыларга Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее экспозицияләрендә саклана торган мемориаль әйберләре турында татар яки рус телләрендә әдәби әсәрләр (шигырь, поэма яки хикәя) язарга тәкъдим ителә. Бәйгедә катнашучы өчен гаризалар 21 февральдән 31 мартка кадәр «Ломоносов» фәнни челтәре (https://lomonosov-msu.ru) аша кабул ителә. Җиңүчеләр шагыйрьнең туган көне – 26 апрельдә, Габдулла Тукай музеенда бүләкләнәчәк. Сертификатлар катнашучыларның электрон почталарына җибәреләчәк.

Бәйге мәктәп укучылары өчен әдәбиятның төрле жанрларын өйрәнү һәм үстерүгә, Габдулла Тукайның иҗади һәм музей мирасын популярлаштыруга, балаларда уку һәм ял итү культурасын тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

 

29.02.2024. «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*