ТАТ РУС ENG

Укытучы Нигъмәтулла Ваһапов Тукайның тәүге китапларын саклый

Нигъмәтулла Ваһапов коллекциясендә саклана торган китаплар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинең 1897 елда беренче басылган «Казан вә Болгар хәлләре турында сайланма әсәрләре», Камил Мотыгыйның 1911-1917 елларда чыккан китаплары, Риза Фәхретдиннең 1908 елгы «Асар»ы, Галимҗан Ибраһимовның беренче чыккан «Гыйшык корбаннары» әсәре, Габдрәшит Ибраһимовның 1906 елда Петербургта басылган китабы, Мәҗит Гафуриның 1914 елда басылган «Кызларга махсус милли шигырьләрем» җыентыгы, Йосыф Акчураның Галимҗан Баруди турында язган 1907 елгы китабы, Галиәсгар Камалның 1907 елда басылган «Беренче театр»ы пьсесы, шулай ук XX гасыр башында чыккан «Шура» һәм «Ялт-йолт» журналлары бар. Фото: © Рифат Каюмов / Intertat.tatarНигъмәтулла Ваһапов коллекциясендә саклана торган китаплар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинең 1897 елда беренче басылган «Казан вә Болгар хәлләре турында сайланма әсәрләре», Камил Мотыгыйның 1911-1917 елларда чыккан китаплары, Риза Фәхретдиннең 1908 елгы «Асар»ы, Галимҗан Ибраһимовның беренче чыккан «Гыйшык корбаннары» әсәре, Габдрәшит Ибраһимовның 1906 елда Петербургта басылган китабы, Мәҗит Гафуриның 1914 елда басылган «Кызларга махсус милли шигырьләрем» җыентыгы, Йосыф Акчураның Галимҗан Баруди турында язган 1907 елгы китабы, Галиәсгар Камалның 1907 елда басылган «Беренче театр»ы пьсесы, шулай ук XX гасыр башында чыккан «Шура» һәм «Ялт-йолт» журналлары бар. Фото: © Рифат Каюмов / Intertat.tatar

Башкортстанның Күгәрчен районы үзәгендә гомер итүче, тарихчы Нигъмәтулла Ваһапов борынгы татар китапларын җыя. Алар арасында Тукайның үзе исән вакытта чыккан беренче китаплары да бар.

Гомерен авыл мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган мөгаллимнең үз вакытында фән юлына басып, зур галим дәрәҗәсенә ирешерергә бөтен мөмкинлеге була. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, аны аспирантурада калырга чакыралар. Ул – танылган галим, тарихчы Миркасыйм Госмановның (1934-2010) шәкерте. Студент елларында фәнни-тарихи экспедицияләргә йөри. Остазлары аңа милли әдәби мирасны туплауда зур өметләр баглый.

Фото: © Рифат Каюмов / Intertat.tatar

«1917 елга кадәр чыккан басмаларның кәгазе бик сыйфатлы булган. Тукай чорындагы газета битләре ефәк кебек, бөгәрләнми. 1917 елдан соң кәгазь начарлана башлый, ә 1921-1923 елларда иң начары кулланыла. Революция, гражданнар сугышы һәм аннан соңгы еллар бу. Җитмәсә, 1921 елда Идел буе төбәкләренә ачлык килә», – ди Нигъмәтулла Ваһапов. Тукай чорындагы газета-журналлар кәгазь сыйфаты белән генә түгел, эчтәлеге белән дә аерылып торган. Ул заман матбугаты илнең эчке сәясәтен, чит илләрдәге вәзгыятьне даими яктыртып барган. Нигъмәтулла Ваһапов сүзләренчә, эчтәлекнең якынча 70-80 процентын сәяси темаларга багышлана. Димәк, 110-120 еллар элек газета-журнал укыган татарлар дөньяны киң күзаллаучы кешеләр булган. Фото: © Рифат Каюмов / Intertat.tatar

Борынгы китапларны студент елларыннан җыя

Бүген Нигъмәтулла Ваһаповның коллекциясе – тарихчылар, галимнәр көнләшерлек. Анда XIX-XX гасырларда яшәгән Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Риза Фәхретдин (1859-1936), Муса Бигиев (1874-1949) кебек күп кенә мәгърифәтче галимнәрнең хезмәтләрен, Габдулла Тукайның (1886-1913) исән вакытында чыккан китапларын күрергә мөмкин.

Нигъмәтулла Ваһаповның Тукай иҗатына мәхәббәте аеруча көчле. Шагыйрь исән чагында һәм вафатыннан соң 1-2 ел дәвамында басылган дистәләгән китабын кадерләп саклый. Алар арасында иң кыйммәтлеләре – Габдулла Тукайның 1907 елда беренче басылган шигырьләр җыентыгы, 1909 елда китап итеп чыккан «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы, «Исемдә калганнар» автобиогафик повестенең беренче басмасы.

Нигъмәтулла әфәндегә борынгы басмаларның бер өлеше бабасыннан калса, калганнарын ул студент елларында җыйган.  Тукай китапларын кулга төшерү аеруча мәшәкатьле һәм шул ук вакытта кызыклы булган.

– Университетка кергәндә имтиханнарны Роберт Миңнуллин белән бергә ярышып бирдек. 1 урынга 11 кеше иде. Шулай итеп, без төркемдәшләр булдык, – дип искә ала Нигъмәтулла әфәнде студент елларын. Шагыйрь Роберт Миңнуллин белән алар бергә укыган. – Мин – төркемнең старостасы, Роберт – комсоргы булды. Галим Хатыйп Миңнегулов безнең куратор иде. Ял көннәрендә төркемдәшләр белән концертлар куеп йөрдек. Мин конферансье идем. Менә шул концертлардан кергән акчага Казанның Яңа Татар бистәсендә яшәгән әби-бабайлардан Тукай китапларын, иске журналлар сатып алдым. Әле алар белән уртак тел таба, сөйләшә белергә кирәк бит, кайбер китапларны кат-кат барып, яртышар ел сорап йөрергә туры килде…

Фото: © Рифат Каюмов / Intertat.tatar

Фото: © Рифат Каюмов / Intertat.tatar

«Татар әдәбиятында шагыйрь Габди билгеле булды»

1973 елда университетны тәмамлагач, Нигъмәтулла Ваһапов 1,5 ел Аксубай районының Иске Татар Адәмсуы авылында һәм ярты ел Арча районының Пошалым авылында татар теле һәм тарих фәннәре укыта. Экспедицияләргә дә йөри. Өлкән яшьтәге әтисе авырып китү сәбәпле, ул аспирантурага кермичә, туган авылына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Шунда өйләнеп, мәктәпкә эшкә урнашып, авылда төпләнеп кала. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен ул «Башкортстанның атказанган укытучысы» мактаулы исеменә лаек.

– 1975 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзерге – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) галиме Шакир абый Абилов аспирантурага кодалап, өйгә килде, – дип сөйли Нигъмәтулла Ваһапов. – Мин 82 яшьлек авыру әтине ташлап, Казанга чыгып китә алмадым. Шакир абый минем китапларга кызыкты. Мин, үземә берәр нөсхәсен калдырып, Тукай китапларын биреп җибәрдем. Фән өчен кирәк дип, ул миннән XVIII гасырда иҗат иткән Габди тәхәллүсле (яшәгән еллары 1679 – XVIII гасырның беренче яртысы дип фаразалана) шагыйрьнең шигырьләре язылган кулъязма җыентыкны һәм 1790 елда күчерелгән кулъязма «Шахнамә»не алып китте. XVIII гасырда епископ Лука (Конашевич) тарафыннан татарларны чукындыру бик көчле барган чорда татар шагыйрьләре булмаган, дип уйлый идек. Шакир Абилов мин биргән җыентыкны эшкәртеп, китап итеп чыгаргач, татар әдәбиятында Габди билгеле булды. Ул хәтта дәреслекләргә керде.

 

Карак галим турында

Нигъмәтулла Ваһапов туплаган китапларны сорап килүчеләр күп булган. Фән белән кызыксынучыларга ярдәм итү теләге һәм авыл кешеләренә хас беркатлылыгы аркасында, кайбер китапларыннан колак та каккан. Тормышында ышанычын какшаткан бер вакыйганы сөйләде.

– Моннан 40 еллар элек Уфадан бер татар галиме килде. Моңа, кандидатлык диссертациясе яклар өчен, «Шура» журналыннан типтәрләр турында материал кирәк иде. Мин аңа «Шура»ның подшивкаларын бирдем дә үзем печәнгә киттем. Бу әти белән өйдә калды. 3 көнләп бездә яшәп, журналларны өйрәнергә һәм кирәкле материалны күчереп алырга ниятләгән иде. Печәннән кайтсам, бу кеше әтигә: «Үземә кирәкле мәгълүматны таба алмадым», – дип, рәхмәт әйтеп киткән. Кыш җиткәч, иркенләп «Шура»ларны укырга тотынган идем, кайбер битләренең төптән лезвие белән кисеп алынганын күрдем. Яхшылыкка менә ничек җавап кайтара кайбер кеше, – дип искә ала ул.

 

Дәвамчысын әзерләгән

Нигъмәтулла Ваһапов борынгы басмаларны сандыгында бикләп ятмый, ә мөмкинлек туган саен, күргәзмәләргә алып чыга, халыкка татарның бай әдәби һәм рухи мирасын күрсәтә. Быел 3 мартта ул 78 яшен тутырган. Коллекциясен кемгә калдырыр, дигән сорау туа. Бер кызы – филология фәннәре кандидаты, ә оныгы гарәп графикасын үзлегеннән өйрәнеп, иске татар теле белән кызыксына. Димәк, тарихчы мирасын саклардай дәвамчысын әзерләгән.

Нигъмәтулла Ваһапов тарихчы буларак, 2014 елда «Күгәрчен тарихы» дигән саллы гына  китап язып бастырган. Ул авылның тарихын Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып, бүгенге көнгәчә вакыйгаларга бәйләп бәян иткән. Архив материалларыннан тыш, узган гасыр башында яшәгән кешеләрнең истәлекләрен дә китергән. Автор 1970 елларда 80-90 яшьлек авыл картларының сөйләгәннәрен яздырып калган, ә алар ата-бабаларыннан ишеткәнне сөйләгән. Бу истәлекләр аеруча кызыклы.

 

14.09.2023. Рифат Каюмов, intertat.tatar

Комментарий язарга


*