ТАТ РУС ENG

Ульяновскида Тукай исемендәге китапханә булачак


Ульяновск өлкәсендә китапханәләргә күренекле шәхесләрнең исемнәрен кушу буенча эш алып барылуы дәвам итә. 2014 елда китапханәләргә язучы һәм шагыйрь Михаил Лермонтов, язучы һәм инженер Николай Гарин-Михайловский, авиаконструктор Николай Зырин, әкиятче Авраамий Новопольцев исемнәре биреләчәк.

Төбәкнең сәнгать һәм мәдәният сәясәте министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2015-2016 елларда башка китапханәләргә дә Александр Пушкин, Лев Толстой, Александр Грин, Александр Солженицын, Габдулла Тукай, Сергей Королёв кебек бөтен илгә һәм дөньяга танылган шәхесләрнең исемнәрен кушу планлаштырыла. Әлеге вакыйгалар бу китап йортларының үсешенә этәргеч булыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә Иван Гончаров, Сергей Аксаков, Сергей Михалков, Николай Благов исемендәге китапханәләр бар.

ulgrad.ru


Комментарий язарга


*