ТАТ РУС ENG

Уралда Тукайның туган көнен үткәрделәр


2012 елның 25 апрелендә Среднеуральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышлап, шигърият кичәсе уздырылды. Сәхнәдә бу көнне Тукай шигырьләре яңгырады. Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Х.Гыйльфанов исә Тукай әсәрләренә иҗат ителгән җырлар башкарды. Бәйрәмгә килүчеләр татар шагыйренең тормыш һәм иҗатына багышланган викторинада да катнашты.

tatur.tatarstan.ru


 

Комментарий язарга


*