ТАТ РУС ENG

Уральскида республика Сабан туе узачак


Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә 2013 елның 2 июнендә республика Сабан туе узачак. Татар милли бәйрәменә Казахстаннан гына түгел, Россиянең Сарытау, Оренбург, Самара төбәкләреннән дә кунаклар киләчәк. Татарстаннан исә республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация көтелә.
Уральскида Сабан туе 11 нче тапкыр оештырыла. Бу юлы ул халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. “Безнең өлкәдә 8 мең татар яши. Биредә безнең милләт вәкиле эшләмәгән тармак юктыр. Татар мәдәни үзәге көче белән шәһәрдә татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты куелды, шагыйрьнең музее эшләп килә”, — дип сөйли Казахстан халкы ассамблеясе рәисе урынбасары Гайса Капаков.
Милли бәйрәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китәчәк. Достык проспектында Татарстан һәм Казахстан артистлары чыгыш ясаячак. Халык һөнәрчелеге ярминкәләре эшләячәк. Сабан туеның бизәге булган көрәштә җиңүче абсолют батырга автомобиль бүләк итәчәкләр. Бәйрәм 22.00 сәгатьтә яшьләр өчен Гала-концерт белән тәмамланачак.

bnews.kz


Комментарий язарга


*