ТАТ РУС ENG

Уральскида Рөстәм Вафеев китабы тәкъдим ителде

 


2012 елның 5 октябрендә Көнбатыш Казахстанда урнашкан Уральск шәһәрендә Рөстәм Вафеевның нәшир һәм җырчы Камил Мотыйгига багышланган «Господин издатель» исемле китабы тәкъдим ителде.
Җирле Татар мәдәни үзәгендә узган иҗади кичәне Уральскиның Г.Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов ачты, ул бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшәүче Рөстәм Вафеевка сүз бирде. 

Рөстәм Вафеев китапны нәшер итәргә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен белдерде, үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде.
Әйтергә кирәк, Уральск татарлары Рөстәм Вафеевның иҗаты белән күптән таныш, аның Уральск тарихына, биредә яшәгән танылган кешеләргә, шәһәрнең архитектурасына багышланган мәкаләләре вакытлы матбугатта дөнья күреп килә. Үзләренең чыгышларында профессор Разак Әбүзәров, язучы Энгель Габбасов, А.Пушкин музее директоры Сара Танабаева, язучы Александр Ялфимов һәм башкалар язучының яңа китабы да төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Кичәдә Уральскида соңгы 100 елда Камил Мотыйги тавышы яңгырады. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм халык артисты Идрис Газиев тырышлыгы белән Уральск татарларына Камил Мотыйги җырлары яздырылган аудио язмалар тапшырылган. Кунаклар өчен бу язмалар көтелмәгән бүләк булды, алар бу үзенчәлекле «концертны» алкышлар белән каршы алды.
Кичәне тәмамлап, Татар мәдәни үзәге рәисе Ришат Хәйруллин Рөстәм Вафеевка китабы өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.


 

Комментарий язарга


*