ТАТ РУС ENG

Уральскида Рөстәм Вафеев китабы тәкъдим ителә

 


2012 елның 20 сентябрендә Уральск шәһәрендә Рөстәм Вафеевның “Господин издатель” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе була. Бу китап XX гасыр башында Уральскида беренче татар газет һәм журналларын бастыру белән шөгыльләнгән Камил Мотыйгига багышлана. Автор үзенең мәкаләләрендә архив материалларына һәм 1904–1908 елларда чыккан газет язмаларына таяна. 

Яңа китап татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүчеләр өчен дә кызыклы булыр дип көтелә. Чөнки Камил Мотыйги белән Габдулла Тукайның бергә эшләгәне билгеле, шагыйрьнең мирасын өйрәнүче галимнәр өчен Тукай иҗатының Уральск чоры зур әһәмияткә ия.
Рөстәм Вафеев Санкт–Петербургта яши, китапны тәкъдим итү уңаеннан ул Уральскига киләчәк.
Шулай ук көнне Уральскиның Тукай музеенда Төхвәтуллиннар гаиләсенә багышланган экспозиция әзерләнәчәк.

Марат Баһаветдинов

Комментарий язарга


*