ТАТ РУС ENG

Уральскида Тукай яшәгән йорт төзекләндерелә


Уральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле тагын бер тарихи объект төзекләндерелә. 1895 елда кечкенә ятим Апушны Казан арты Арча ягыннан Уральск төбәгендә яшәүче әтисенең бертуганы Газизә үзенә чакыртып ала. Шулай итеп, Габдулланы җизнәсе Галиәсгар Усманов йортына китерәләр. Үзенең беренче әсәрләрен шагыйрь нәкъ менә Уральскида яшәгән чорда иҗат итә башлый. 1907 елда Тукай Казанга әйләнеп кайтканда инде танылган шагыйрь булып җитешә.
Моңа кадәр Уральскиның Татар бистәсендә җирле татарлар көче белән Кызыл мәчет, Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин йорты ремонтланган иде. Ә Мотыйгулла хәзрәт йортында Габдулла Тукай музее ачылды. Тукай бакчасында шагыйрьгә һәйкәл куелды. Галиәсгар Усманов йорты да электән төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Бүгенге көндә бу йортта берничә гаилә яши. Бинаның тышкы ягы гына түгел, түбәсе дә ремонтлана. Диварына исә “Сәүдәгәр Галиәсгар Усмановның бу йортында 1895 елдан 1900 елга кадәр Габдулла Тукай яшәде” дип язылган мемориаль такта эленәчәк.


 

Комментарий язарга


*