ТАТ РУС ENG

Уральскида Тукайны искә алдылар


Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, матур традиция буенча, Казахстанның Уральск шәһәрендә Шигърият бәйрәме узды. 2012 елның 26 апрелендә Шәһәрдәге Тукай һәйкәле янында бик күп кеше җыелды. Биредә Тукай шигырьләре, аның әсәрләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Бәйрәмгә килүчеләрне Татар мәдәни үзәге идарә рәисе, Казахстан халыклары ассамблеясе әгъзасы, өлкә мәслихәте депутаты Ришат Хәйруллин сәламләде. Уральск татар мәдәни үзәгенең Өлкәннәр шурасы рәисе Наҗия Төхфәтуллина белән Г.Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Бәйрәмдә татар якшәмбе мәктәбе укучылары, «Ялкын» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Шагыйрә Рауза Зарипова исә үзенең Тукайга багышланган шигырьләрен укыды.

Уральскиның Татар мәдәни үзәге

Комментарий язарга


*