ТАТ РУС ENG

Үзбәкстанда Габдулла Тукайны искә алдылар

 


Үзбәкстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алдылар. 2013 елның 14 апрелендә Ташкетның Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге Тукайга багышланган иҗат кичәсе уздырды. Ташкентның Шайхонтахур районы Мәдәният сараенда шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнгән зур концерт программасы булды. Аны “Дуслык” татар-башкорт ансамбле әзерләгән. Шулай ук программада Үзбәкстанның Рус һәм Уйгыр мәдәни үзәкләре иҗат коллективлары катнашты.
20 апрельдә Үзбәкстанның Алишер Нәваи исемендәге Милли китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигьрият кичәсе булды. Чара шагыйрьнең тууына һәм үлеменә 100 ел булу уңаеннан, Ташкетның Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге һәм Алишер Нәваи исемендәге Милли китапханә тарафыннан оештырылган.
Чараны татар телендә Үзбәкстанның танылган шагыйрәсе Ф.Заманова алып барды. Тукайның иҗаты һәм тормышы турында доклад белән Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Үзбәкстанның дәүләт телерадиосы дикторы Р.Мәннәпова чыгыш ясады. Тукай шигъриятенең үз иҗатына тәэсир итүе турында үзбәк балалар язучысы К.Турдиева сөйләде.
Кичә барышында классикның бик күп шигырьләре яңгырады. Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты Д.Минәева һәм Башкортстан Республикасы атказанган артисты Ф.Халдарова Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы Сәүдә-икътисад вәкиллеге.

 

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*