ТАТ РУС ENG

Васил Шәйхразыев Барда авылында Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды

Фото: tatar-congress.orgФото: tatar-congress.org

Татарстан Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Пермь краеның Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Ул 12-13 декабрьдә Барда краена эшлекле сәфәр белән килде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге.

Барда районы үзәгендә татар шагыйренә һәйкәл 2013 елның 28 июнендә ачылган иде, ул көннәрдә анда IV Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырылды. Шагыйрьнең бюсты – Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылындагы һәйкәлнең (авторы – И.Новоселов) копиясе. Соңрак биредә Габдулла Тукай скверы да барлыкка килде. Ул шагыйрьнең танылган әсәрләрендәге Былтыр, Шүрәле, Су анасы персонажлары скультуралары белән бизәлгән.

Тукайның нәсел тамырлары Барда белән бәйле – аның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров тумышы белән Каҗмакты (хәзерге Барда) авылыннан, легендар Әмирхан Әмиров нәселеннән. Моны Пермь архивында сакланган документлар, Зиннәтулла хәзрәтнең үзе язган истәлекләре дәлилли. Габдулла Тукайның Пермь якларына аяк басканы булмаса да, биредә аның истәлеген саклыйлар, бүген дә бу якларда аның туганнары яши.

2024 елның 14-15 июнендә Барда авылында XIV Бөтенроссия Сабан туе үткәреләчәк. Бу хакта татар милли бәйрәмен оештыру  комитетының Барда районында һәм Пермь шәһәрендә узган утырышларында хәл ителде. Сөйләшүдә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.

 

13.12.2023.

Комментарий язарга


*